Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай әдәби музеенда «Печән базары, Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай» күргәзмәсе ачылды
Габдулла Тукай әдәби музеенда «Печән базары» фестивале кысаларында «Печән базары, Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай» дип аталган яңа күргәзмә ачылды. Бу хакта Габдулла Тукай әдәби музее хәбәр итте.
Проект бөек татар шагыйренең сатирик поэмасына багышланган. Күргәзмә күренекле рәссам Бакый Урманче иҗат иткән зур график рәсемне музейга килеп күрергә мөмкинлек бирә.
Экспозициянең төп экспонаты – Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына ясалган рәсем эскизы. Биеклеге ярты метрдан артык, озынлыгы алты метр ярым булган бу монументаль фрагмент Татарстан Республикасы Милли музее фондында саклана. Рәсемне Бакый Урманче 1980 елларда Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясе өчен махсус әзерләгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз