Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай әдәби музеенда галимнәр Хәй Хисмәтуллин һәм Рашат Гайнановны искә алды
Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү» циклыннан «Хезмәттә яуланган хөрмәт» түгәрәк өстәле оештырылды. Чара әдәбият галимнәре Хәй Хисмәтуллинның 130 еллыгына һәм Рашат Гайнановның 100 еллыгына багышланды.
«Мөхәммәт Мәһдиев Рашат Гайнановка Габдулла Тукай томнары турында болай сөйләгән иде: «Мин син төзегән Габдулла Тукай томлыкларын алдан түгел, арттан укый башлыйм. Чөнки, син төзегән томнарда XX йөз башның татарның бөтен тормышның энциклопедиясе», – дигән иде. Ә Нәкый Исәнбәт Рашат Гайнановка болай дигән булган: «Мин Тукайда белмәгәнне, бөтенләй искә алмаганны, син тапкансың». Менә шундый югары дәрәҗәдә аны мактаганнар» - диде КФУ профессоры, галим, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин.

Хәй Хисмәтуллинның оныгы Наилә Хисмәтуллина дәү әтисе белән горурлануын, һәрвакыт аны яратуын, ихтирам итүен әйтте. «Ул миңа шундый киңәш биргән иде: «Кызым, укы, укы» - бу киңәш һаман да хәтеремдә. Тукай әдәби музеенда аңа шулай хөрмәт күрсәтү минем өчен бик зур һәм кадерле нәрсә» - диде физика-математика фәннәре кандидаты.

«Бабам, Хәй Хисмәтуллинның абыйсы 1930 елларда указлы мулла, бик динле кеше булган. Хәй абыйны да кечкенә чагымда гел күрә идем, миңа ул вакытта җиде яшь тирәсе - аның белән еш кына шахмат уйный идек», - дип хатирәләре белән бүлеште Хәй Хисмәтуллинның туганы Фәрит Нәҗипов.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар телен чагыштырып өйрәнү лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов проектны оештыру өчен Тукай музеена рәхмәтен белдерде.
«Сокланып утырам: шундый түгәрәк өстәлләрдә нинди бай мәгълүмат җыеп була бит. Бүгенге чарада галимнәр дә, галимнәрнең туганнары да катнаша, аларның истәлекләре гаять кызыклы», – диде ул, чараны йомгаклап.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз