Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирханның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачылачак
Иртәгә 14:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан тууга 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.
Күргәзмә Фатих Әмирханның тормыш юлын һәм эшчәнлеген күрсәтәчәк, аның шәхесен һәм бай иҗади мирасын ачачак. Күргәзмәгә килүчеләр Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан Фатих Әмирхан мемориаль коллекциясеннән экспонатлар күрә алачак.
Күргәзмәдә язучының шәхси әйберләре дә урын алган – эшләпә һәм сюртук, аның исән чагында басылган басмалары, кулъязмалары һәм хатлары, спектакль афишалары бар. Күргәзмәдә беренче мәртәбә «Хәят» әсәренең барлык кулъязма дәфтәрләрен күрергә була.
Керү ирекле. Күргәзмә 2026 елның 6 апреленә кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз