news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай әдәби музеенда Бөтенроссия «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе уздырыла

2024 елның 15-16 апрелендә Габдулла Тукай әдәби музеенда Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе уздырыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче тапкыр «Тукай укулары» Татарстан Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее, Татарстан Язучылар берлеге һәм Тукай оешмасы катнашында 1994 елда уздырыла башлый. Биредә Габдулла Тукай мирасын барлау, тормышының һәм иҗатының аз өйрәнелгән аспектларын ачыклау максаты күздә тотыла.

2024 елгы «Тукай укулары»ның темасы - «Тарих һәм мәдәният аспектында әдәби музейлар». Конференция кысаларында Габдулла Тукай һәм аның замандашларының мирасын барлау, бу өлкәдәге эзләнүләр, ачышлар һәм музейлаштыру проблемаларын хәл итү, төрки дөнья контекстында Габдулла Тукай иҗатын күзәтү, музей экспозициясе әсбаплары ярдәмендә әдәби әсәрләрне сурәтләү чараларын ачыклау, музей һәм гаиләнең үзара тәэсир итешү юлларын булдыру мәсьәләләре көн кадагына куелачак.

Конференция барышында Россия һәм регионнардагы әдәбият һәм тарих мәсьәләләре, әдәби музейларны өйрәнү алымнары, мәдәни мирасны саклау аспектлары тикшереләчәк.

Фәнни конференциядә музей һәм архив хезмәткәрләре, тарих, мәдәният һәм әдәбият әһелләре, филологлар, китапханәчеләр, югары белем бирү укытучылары һәм аспирантлары катнаша. Күренекле тукайчылар, музейчылар һәм әдәбиятчылар үзләренең эзләнүләре һәм ачышлары белән уртаклашыр дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100