news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай әдәби музее «Милли моңнар» концертында катнашырга чакыра

Тукай әдәби музее «Милли моңнар» концертында катнашырга чакыра
Фото: «Татар-информ»

26 апрель көнне, Туган тел көнендә, Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар белән «Милли моңнар» концерты узачак. Концертта һәркемнең катнашу мөмкинлеге бар. Бу хакта Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова хәбәр итә.

Концертны Г.Тукай әдәби музее әзерли. Катнашу өчен Г.Тукай сүзләренә язылган җырны сайларга; җырның видеосын яздырырга, видеоны 16 апрельгә кадәр сылтама буенча җибәрергә кирәк.

Сайлап алу буенча комиссия эшләрне 17-21 апрель көннәрендә караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100