Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай әдәби музее «Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре» лекциясенә чакыра
2023 елның 21 февралендә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре» лекциясе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Габдулла Тукай «Туган тел» шигыренең нинди сүзләрен кабат үзгәрткән? Әсәр шагыйрь исән вакытта ук ничә тапкыр һәм кайсы шәһәрләрдә басылган? Тукай кайсы шәһәргә килгәч, аны «Туган тел» шигырен укып каршы алганнар? Лекция барышында әлеге сорауларга җавапларны ишетеп булачак.
Лекцияне 9-11 сыйныф укучылары өчен Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова укыячак, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз