news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туймазыда Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә багышланган Сабан туе узды

25 июль көнне Туймазы районының «Бабай утары» этномәдәни үзәге мәйданчыгында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә багышланган Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рәсми өлештә Россия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов, Туймазы районы башлыгы Булат Мусин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов чыгыш ясадылар.

Сөләйман Рәхимов үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакировның сәламнәрен җиткерде һәм узучы чараның татарларның рухи һәм мәдәни берлеген ныгытудагы әһәмиятен билгеләп үтте.

Шулай ук Башкортстанда татарларның милли тормышын саклауга керткән өлешләре өчен оештыручыларга олы рәхмәтләрен әйтте һәм җирлектәге татар активына Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Күркәм вакыйга ат чабышлары, милли көрәш, артистлар катнашында концерт программасы, халык осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, балалар уен мәйданчыгы, милли уеннар һәм ярышлар белән үрелеп барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot