Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туймазыда «Әби-бабамнарның балачак уеннары» төбәкара конкурсы узачак
Башкортстанның Туймазы районы «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге җирле иҗтимагый оешмасы «Әби-бабамнарның балачак уеннары» I төбәкара конкурсын игълан итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәрендә әйтелә.
Чараның мәгълүмати партнеры – Бөтендөнья татар конгрессы. Конкурс Россия Федерациясенең милли-мәдәни оешмалары, татар милли-мәдәни һәм иҗтимагый үзәкләре әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора.
Максаты һәм бурычлары:
- XIX-XX гасырларда авылларда яшәгән традицион балалар уеннарын өйрәнү һәм торгызу аша татар халкының этномәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру.
- Өлкән буын вәкилләре (бабайлар һәм әбиләр) белән әңгәмәләр оештыру, аларның балачак уеннары кагыйдәләрен, санамышларын һәм уеннарында кулланылган әйберләрне барлау.
- Үз төбәге өчен генә хас булган онытылган уеннарның сценарийларын (мәсәлән ташлар, таяклар, сөякләр белән яки елга буендагы сезонлы уеннар һ.б.) торгызу.
- Уен фольклорында кулланыла торган диалект үзенчәлекләрен (предметларның үзенчәлекле атамалары, такмаклар, татар телендәге санамышлар) теркәп бару.
Конкурс ике турда (икенче тур «Бабай утары» музей этнография комплексында) уздырыла.
Бәйгедә Россия Федерациясендә, якын һәм ерак чит илдә яшәүче милләттәшләребез катнаша ала.
Конкурста катнашучылар 2026 елның 10 июленә кадәр күрсәтеләчәк уенның исемен, катнашучының исем-фамилиясен, әтисенең исемен һәм яшен күрсәтеп, видеоязма урнаштырырга тиеш, шулай ук гариза-анкета һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү (электрон адрес: fanirga@mail.ru ) сорала. Әлеге нигезләмә таләпләренә туры килми торган чыгышлар каралмый һәм конкурста катнашмый.
Беренче турны уңышлы узган конкурсантларга икенче турда катнашу өчен чакыру җибәреләчәк. Алар жюрига альбом формасындагы тикшеренү эше тәкьдим итәргә тиеш (уенның тәртибе, аның килеп чыгу тарихы һәм кулланылышы турында). Конкурсантлар үз төбәкләренә генә хас булган бер уенны уйнап күрсәтә. Катнашучылар саны 12дән артмаска тиеш (шуның 65 процентын балалар тәшкил итәчәк). Бәйгенең икенче турын уздыру вакыты өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Конкурста җиңүчеләргә Гран-при, беренче, икенче, өченче урыннар каралган. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Җырны Фән Вәлиәхмәтов манерасында башкаручыга, шулай ук татар җыр фольклорының сирәк очрый торган әсәрен яңгыратучыга махсус бүләк каралган. Моннан тыш, жюри башка махсус бүләкләр дә булдырырга хокуклы.
Оештыру комитетының адресы: 452750, Башкортстан Республикасы, Туймазы шәһәре, Куйбышев урамы, 17, «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге.
Оештыру комитеты рәисе: Фәнир Галимов.
Элемтә өчен телефон: 8(987)584-30-17.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз