news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туймазы театрында Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» комедиясе премьерасы узды

Туймазы театрында Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» комедиясе премьерасы узды
ТР Язучылар берлеге матбугат үзәге, Туймазы татар драмтеатры

15 майда Туймазы татар дәүләт драма театрында Равил Сабырның пьесасы буенча куелган «Соңгы Маһиҗан» комедиясенең премьерасы узды. Билетлар бер атна алдан сатылып беткән иде, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Театр сөючеләрнең зур кызыксынуы очраклы түгел, чөнки март аенда Туймазыда Заманча драматургия семинар-лабораториясендә катнашып финалга узган сигез пьесаның берсе, ягъни «Соңгы Маһиҗан» нигезендә эскиз әзерләнеп тамашачыларга күрсәтелгән иде.

Спектакльне сәхнәгә Туймазы театры режиссеры Айдар Зарипов куйган. Рәссам — Рима Госманова. Рольләрне Башкортстанның халык артистлары Данил Нурыйханов, Гөлназ Латыйпова, Айрат Солтановлар белән беррәттән яшь, сәләтле артистлар Илсур Миңнегалин, Ләйлә Ишбулатова, Гөлнур Җиһангирова, Фирдүс Гәрәев, Тимур Хаҗиевлар башкаралар.

Татарстан Язучылар берлеге, Әлмәт драмтеатры, БР Заманча драматургия һәм режиссура үзәге, «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган семинар-лабораториянең төп максаты, ягъни язылган пьесалар буенча спектакльләр чыгару, тормышка ашырыла башлады. Финалга узган башка пьесалар буенча да сәхнә әсәрләре туар дигән ышанычта калабыз, диләр семинарны оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot