news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туймазы татар театры яңа сезонны Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» спектакле белән ачты

29 сентябрьдә Туймазы татар дәүләт драма театрында яңа XXXI театр сезонын ачу тантанасы булды. Бәйрәм көнендә тамашачыларга Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльнең премьерасы тәкъдим ителде. Аны Владимир Жеребцов сәхнәләштергән. «Башинформ» шул турыда яза.

Спектакльне Туймазы театры режиссеры Айдар Зарипов куйды. Режиссер белән иҗат төркеме: рәссам Булат Ибраһимов, композитор Васил Гафаров, пластика буенча режиссер – Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Арлекин» Бөтенроссия премиясе лауреаты Рәмизә Мөхәммәтшина эшләде.

«Җәмилә» - «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан культурасы» проекты кысаларында тормышка ашырылган спектакль.

Тамашачылар яраткан артистларын озак җибәрмичә торды һәм көчле алкышларга күмде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100