news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туймазы татар театры Чыңгыз Айтматов повесте буенча «Җәмилә» спектаклен сәхнәләштерәчәк

Туймазы Татар драма театрында Чыңгыз Айтматов повесте буенча «Җәмилә» спектакленең репетицияләре бара. Спектакль кыргыз язучысы, совет әдәбияты классигының тууына 95 ел тулу алдыннан әзерләнә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Лирик повестьта ике гашыйкның катлаулы язмышы хакында сүз бара. Укучылар «саф шигърият» дип атаган китап туган якка эчкерсез мәхәббәт белән сугарылган. Спектакльнең режиссеры – Айдар Зарипов.

Әсәрне сәхнәләштерүдә куючы рәссам Булат Ибраһимов (Санкт-Петербург), композитор Васил Гафаров, хореограф Рәмизә Мөхәммәтшина, ут кую буенча рәссам Илшат Сәяхов катнаша. Спектакльдә видеопроектор һәм ком анимациясе кулланылачак, аны Зөлфия Гәрәева әзерли.

Әсәр «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында сәхнәләштереләчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100