Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Туймазы районының «Җидегән йолдыз» ансамбле Бөтенроссия бәйгесендә лауреат булды

26-27 апрельдә З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Шаляпин концертлар залында вокал һәм хор коллективлары арасында «II Бөтенроссия a cappella җырлау» конкурс-фестивале узды. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Оештыручылар – Россия Мәдәният министрлыгы һәм Уфа дәүләт сәнгать институтының хор дирижерлыгы кафедрасы.
Конкурста инструментлар кулланмыйча, тавыш белән генә иҗат ителгән музыка яңгырады. Туймазы районының «Җидегән йолдыз» халык татар җыр ансамбле бәйгедә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, – диелә хәбәрдә.

Фото: © omet-rb.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз