news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туймазы районында «Татар рухы» дип аталган әдәби-мәдәни фестиваль үтте

Туймазы районында «Татар рухы» дип аталган әдәби-мәдәни фестиваль үтте
фото: Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Туймазы районында «Татар рухы» дип аталган әдәби-мәдәни фестиваль үтте.

«12-14 июнь көннәрендә Туймазы районы Төмәнәк авылы янында урнашкан «Бабай утары»нда «Татар рухы» дип аталган әдәби-мәдәни фестиваль үтте», дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге.

Фестивальдә Татарстаннан, Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән язучылар, рәссамнар, сәнгать осталары, җәмәгать эшлеклеләре катнашкан. Алар җирле әдәби берләшмәләр вәкилләре, укучы балалар белән очрашып, Түгәрәк өстәлләр, әдәби-музыкаль кичәләр уздырганнар.

«Шушы гамьле чараны оештырган күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәнир Гыйльметдин улы Галимовка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot