Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туймазы районы «Бабай утары» комплексында Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә багышланган чара уза
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
25 июльдә Башкортстанның Туймазы районы «Бабай утары» этномәдәни үзәге мәйданчыгында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә багышланган чара узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге», «Йолдыз» фермерлык хуҗалыгы, «Ильфа» җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге белән берлектә Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге ярдәмендә үткәрелә.
Чара программасында ат чабышлары, милли көрәш, артистлар катнашында концерт программасы, халык осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, балалар уен мәйданчыгы, милли уеннар һәм ярышлар каралган.
Үткәрелү вакыты: 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр.
«Теләге булган һәркемне әлеге чарага чакырабыз. Фән Вәлиәхмәтовның якты истәлегенә хөрмәт күрсәтергә һәм милли тантана шатлыгын уртаклашырга рәхим итегез!» – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз