news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туй итәргәме, ипотека алыргамы?! – Татарстанда яшьләр зурлап туй үткәрүдән баш тарта

Бүген яшь парлар традицион туй үткәрү урынына язылышып кына яши башлау ягын карый.

Туй итәргәме, ипотека алыргамы?! – Татарстанда яшьләр зурлап туй үткәрүдән баш тарта
Татарстанда яшь парлар зурлап туй үткәрү урынына язылышып кына чыгу яки ЗАГСтан соң әти-әниләр һәм дуслар белән кафеда утырып алу ягын карый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Йөз кунакка ресторан арендалау, тамада, фотограф, видеограф, шоу-программа, ике тапкыр күлмәк алыштыру... Бүгенге көндә зурлап туй үткәрү фатир өчен беренчел кертем яисә машина бәясенә төшә. Шуңа күрә бүгенге яшь парларның традицион туй үткәрү урынына язылышып кына яши башлау ягын каравы гаҗәп түгел.

Туй ясау өчен кредит алу да, ерак туганнарны җыю да бетте

Әле моннан 5-7 ел элек кенә туй һәркемнең тормышында булырга тиешле иң мөһим вакыйга санала иде. Аны кешедән ким булмасын, дип күршеләр, дус-туганнар белән узыша-узыша әзерли торганнар иде. Кеше зурлап туй оештыру, сыгылып тора торган өстәл кору өчен көчен дә, акчасын да кызганмый иде. Кунаклар исемлеге кайчак йөз кеше белән генә дә чикләнми иде. Анда әнинең хезмәттәшләре дә, әтинең элеккеге сыйныфташлары да, күршеләр дә, үпкәли күрмәсеннәр, дип чакырыла торган авылдагы ерак туганнар да була торган иде. Кеше туйга дип акча җыя, машиналарын сата, туганнарыннан бурычка ала һәм хәтта кредитлар да рәсмиләштерә иде.

Бүген бу үткәндә калып бара. Тормыш көннән-көн кыйммәтләнә, туй чыгымнары күтәрмәслек акчаларга төшә. Татарстанда яшь парлар зурлап туй үткәрү урынына язылышып кына чыгу яки ЗАГСтан соң әти-әниләр һәм дуслар белән кафеда утырып алу ягын карый.

«Әти-әниләр аңлады, ә дуслар үпкәләде»

Казанда яшәүче Айгөл кечкенәдән үк үзен матур ак күлмәк кигән кәләш итеп күз алдына китергән, үзенең туй көненә дип идеяләр туплаган, кияү белән кәләшнең беренче биюе өчен көй сайлап куйган булган. Әмма тормышында кияүгә чыгар көн җиткәч, кызга күптәнге хыялларын читкә куеп торырга туры килгән.

«Без ирем белән икебез дә программистлар, шуңа күрә бар нәрсәгә дә рациональ карыйбыз. Калькулятор алдык та, якынча 60 кешелек стандарт туй үткәрү күпмегә төшәчәген санадык. 1,5 миллион сум чамасы килеп чыкты. Безнең андый акчалар юк, кредит алырга туры килер иде», – дип сөйли Айгөл.

Ахыр чиктә кияү белән кәләш гаилә тормышының беренче елларын тарта-суза кредитлар түләүгә, бурычлар кайтаруга сарыф итмәскә була. Алар икесе генә тыныч кына язылышып чыккан, ә аннары суши-барга кереп кичке аш ашаган. Гаилә буларак беренче төннәрен пар матур кунакханәдә үткәргән.

«Әти-әниләр безнең карар белән килеште, бурычка батмый гына яши башларга булуыбыз өчен мактады гына. Без аларны соңыннан үзебезгә кунакка чакырдык, өстәл кордык, матур итеп аралашып утырдык. Ә менә дуслар һәм коллегалар үпкәләде, безне мәҗлес ясап җыярга акча жәлләгәнсез, диештеләр», - ди Айгөл.

Фото: © «Татар-информ»

«Туй урынына ипотека алырга булдык»

Чаллыда яшәүче Илсөяр апасының туен күргәннән соң үзе зурлап туй итмичә генә кияүгә чыгарга булган.

«Апамның туенда 120 кешене ресторанда җыйдык, тамада ялладык. Туй ясар өчен ике яктан да әти-әниләргә кредитлар алырга туры килде. Кияү белән кәләшкә бүләк ителгән барлык акчалар туй чыгымнарын каплауга китте. Ширбәт аена бер тиен дә калмады. Шуңа күрә мин булачак иремә мондый туй ясарга теләмәвем турында алдан ук әйтеп куйдым», – ди кыз.

Яшь пар икәү ЗАГСка кереп язылышып чыккан. Кәләш маркетплейстан 3 мең сумга сатып алган тыйнак кына күлмәк кигән, ә кияү яратып кия торган күлмәкләренең берсен киеп барган. ЗАГСтан соң яшьләр ресторанга түгел, ә термаль комплекска киткән. Кичен әти-әниләрен һәм апасы белән ирен үзләренә кунакка чакырганнар. Әзер ризык китерткәннәр һәм аш бүлмәсендә кичке аш ашаганнар.

«Бу минем тормышымдагы иң бәхетле көн булды. Чөнки ул кеше өчен спектакль түгел, ә безнең генә көнебез булды. Туйдан соң ипотека алдык, җыйган акчаларыбызны беренчел кертемгә тоттык. Әти-әниләр безнең карарны хуплады. Әбием генә бик нык үпкәләде. Аның кечкенә оныгының туен гөрләтеп үткәрәсе килгән иде», – ди Илсөяр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Дус кызларым көнләште»

Әлмәттә яшәүче Диләрә дә туй үткәрү урынына ипотека алуны сайлаган.

«Без ирем белән берничә ел бергә, әмма рәсми рәвештә күптән түгел генә өйләнештек. Икебез дә 30 яшьтән уздык. Без гел 35 яшькә кадәр яңа төзелгән йортта ике бүлмәле фатир алу турында хыялландык. Туй турында сөйләшә башлагач, бер кич ашап-эчәр өчен ике миллион тирәсе акча чыгарып ташлаганчы ипотека алырга булдык», – ди Диләрә.

Яшьләр ЗАГСка барып кайтканнан соң истәлеккә берничә фото ясаган. Ә кичен, дусларын җыеп, барда утырып алганнар. Анда һәркем үзе өчен үзе түләгән.

«Күптән кияүдә булган дус кызларым көнләште. Безнең дә шулай гына бәйрәм итәсе килгән иде, әмма әти-әниләр зурлап туй итәргә күндерде, бик күп акча туздырдык, диештеләр. Без ирем белән шулай итеп өйләнешергә булуыбызга әле бер дә үкенмәдек», – дип белдерде кыз.

Яшьләр зурлап туй үткәрү урынына икәү генә ЗАГСта язылышып чыгуны сайлый

Фото: © «Татар-информ»

«Уртача бәяләрне атагач, яшьләр баш тарта»

Казанда туйлар оештыручы Әдилә Сөләйманова әйтүенчә, соңгы елда йөз һәм аннан да күбрәк кешелек банкет, чакырылган артистлар һәм салют белән зур туй ясаучы парлар саны бермә-бер кимегән.

«Миңа мөрәҗәгать иткән ун парның сигезе уртача бәяләрне әйткәннән соң югала. Мин Казандагы уртача бәяләрне атыйм. Бу – кечкенә тантана өчен 600 мең сумнан алып 900 мең сумга кадәр. Сезон вакытында исә миллион-миллион ярымга төшә. Бу бәяләрне ишеткәч, яшьләр баш тарта. Күпләр туй оештыруның никадәр кыйммәт икәнен күз алдына да китерми», – ди Әдилә.

Оештыручы әйтүенчә, яңа тренд нәтиҗәсендә туй бизнесына зур зыян килгән – кечкенә агентлыклар ябыла, зурраклары исә корпоративлар һәм башка төрле бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнә башлый.

«Профессионал буларак, бу минем кәефемне кыра, әлбәттә. Әмма кеше һәм хатын-кыз буларак шуны әйтер идем: егетләр һәм кызлар, дөрес эшлисез! Чөнки туй – ул фәкать сезнең бәйрәмегез. Әгәр яшьләр язылышып чыгып, икәү утырып каһвә эчүне сайлый икән, димәк, бу чын мәхәббәт. Минемчә, тиздән бу бөтенләй нормага әйләнәчәк, чөнки зурлап туй ясамыйча гына өйләнешүче парлар арта гына бара», - дип саный туйлар оештыручы.

Юлия Майорова, «Республика Татарстан»

news_right_1
news_right_2
news_bot