news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тугызынчы сыйныф укучылары 2028 елда тарих буенча телдән имтихан тапшырачак

Россиядә барлык тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча мәҗбүри телдән имтихан гамәлгә керәчәк. Аны 2028 елның февраль-март айларында тапшырырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

Аның сүзләренә караганда, тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча имтиханны телдән үткәрү планлаштырыла. Ул ачыклык керткәнчә, сынауны төп чор кысаларыннан чыгару имтиханнар саны буенча артык йөкләнешне булдырмаска ярдәм итәчәк.

Музаев билгеләп үткәнчә, яңа модельне башта илнең төрле төбәкләрендә сынап караячаклар һәм укытучылардан кире элемтәне исәпкә алып эшләп бетерәчәкләр.

Ул мәктәп укучыларының дөньяга карашын формалаштыруда тарих мөһим роль уйный һәм аларга үз илләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, телдән формат укучының тарихи тәҗрибәгә таянып, үз позициясен ни дәрәҗәдә дәлилли алуын тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot