news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тугызынчы сыйныфтан соң татар теленнән имтихан тапшырырга теләүче балалар саны арткан

Быел ике меңгә якын бала туган телдән белемнәрен сынаячак.

Тугызынчы сыйныфтан соң татар теленнән имтихан тапшырырга теләүче балалар саны арткан
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 1949 бала туган телдән имтихан тапшырырга тели, аларның күпчелеге татар телен сайлаган. Татар теленнән имтихан тапшырырга теләүче балалар саны арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

“Туган тел буларак татар телен сайлаучы балалар саны артты”, - диде Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Марина Алексеева “Татар-информ” хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, алдагы елларда 1400-1600 тирәсе бала татар теленнән имтихан тапшыра торган булган.

Татарстан укучыларын үз теләге белән быел татар, чуваш, мари, удмурт телләреннән сынау көтә. Күпчелек өлеше туган тел буларак татар телен сайлаган. 100 кеше чуваш телен, берничә кеше удмурт, мари телләрен тапшырачак.

Тугызынчы сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары быел 22 майда башланачак. Рус теле һәм математикадан ике мәҗбүри имтихан оештырыла, тагын ике имтиханны сайлап алачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot