Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тугызынчы сыйныф укучыларына аттестатны ике фән нәтиҗәләре буенча бирәчәкләр
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов тугызынчы сыйныф укучыларына аттестат бирү турында сөйләде.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Тугызынчы сыйныф укучыларына аттестатларны ике мәҗбүри фән — рус теле һәм математика нәтиҗәләре буенча бирәчәкләр.
«Сайлау предметлары буенча гомум дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк. Әлегә имтиханнар май ахырына планлаштырылган. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен шулай ук үзләре сайлаган бер уку предметы буенча контроль эш үткәреләчәк», — дигән Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге контроль эшләрнең нәтиҗәләре аттестат алуга һәм йомгаклау аттестациясенә кертелүгә йогынты ясаячак. Контроль эшләрне үткәрүне төбәк мәгариф органнары яки мәктәпләр билгеләячәк.
Кравцов югары уку йортларына керергә җыенмаган 11 сыйныф укучылары БДИ урынына рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырачагын искәртте.
Югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләргә аттестат алу өчен рус теленнән, шулай ук укырга керү өчен кирәк булган фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыру да җитә. 2021 елда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ үткәрелмәячәк, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз