news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тугыз яшьлек малайның телефонын үзләштергән Казан кешесе кулга алынган

Элек хөкем ителгән 25 яшьлек ир-ат үз корбанын махсус карап торганлыгын әйткән.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда мәктәп янында тугыз яшьлек малайның телефонын алган 25 яшьлек Казан кешесен СИЗОга озатканнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Савиново" полиция бүлегенә Яңа Савин районының 62 яшьлек хатын-кызы 9 яшьлек оныгының мобиль телефонын таныш булмаган кеше алуын әйтте”, диелгән хәбәрдә.

Килгән зыян 19 меңлек булган. Бу факт нигезендә “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Полицейскийлар оператив төстә Айдаров урамында шикле ир-атны тоткарлаган. Элек хөкем ителгән 25 яшьлек ир-ат әлеге җинаятькә алдан әзерләнүен, урамда туры килердәй “корбанын” сагалавын әйткән. Ул кылган җинаятен таныган.

Тикшерү барышында ир-ат СИЗОга урнаштырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100