news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тугыз ай эчендә Татарстан федераль бюджетка күчерелгән акча күләмен арттырган

2019 елның 9 аенда республика территориясеннән 802 миллиард сумнан артык акча мобилизацияләнгән, шуның 597 миллиарды федераль бюджетка күчерелгән.

Тугыз ай эчендә Татарстан федераль бюджетка күчерелгән акча күләмен арттырган
архив/Салават Камалетдинов, tatarstan.ru

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан 2019 елның 9 аенда федераль бюджетка 596 миллиард сумга якын акча күчергән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Тугыз айда сәнәгый җитештерү индексы 101,3 процент тәшкил итте. Товар әйләнеше 0,1 процентка артты. Республика территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 802 миллиард сумнан артык акча мобилизацияләнде, шуның 74,4 проценты федераль бюджетка күчерелде», - диде ул.

Татарстан консолидацияләнгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 205 миллиард сумнан артып китте. Аның күләме 7,3 процентка артты, дип өстәде ТР Президенты.

2019 елның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр Татарстан федераль бюджетка 368,6 миллиард сум күләмендә салым күчергән. Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың төрле дәрәҗәдәге бюджетларына 802,6 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр күчкән. Шуларның 521,3 миллиарды федераль бюджетка озатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100