news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Түгәрәк уен» фестиваль-конкурсы быел Черек күлдә кичке программа белән башлана

«Түгәрәк уен» фестиваль-конкурсы быел Черек күлдә кичке программа белән башлана
2019, 2021 елгы "Түгәрәк уен" фестивале
Владимир Васильев, Александр Эшкинин

Быел XIV «Түгәрәк уен» бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсы кичке программа белән башлана.

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Мәдәни ресурслар үзәге 28 августта Казан халкын һәм кунакларын «Кичке Түгәрәк уен»га «Черек күл» паркына чакыра. Башлана - 18:00 сәгатьтә.

28 августта Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә көн дәвамында фестивальнең зур концерт программасы көтелә. Ул мастер-класслар һәм интерактив программа белән барачак. Башлана – 10.00 сәгатьтә.

Татар фольклоры фестивалендә быел Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 45ләп фольклор коллективы һәм башкаручы катнашачак.

«Түгәрәк уен» фестивале илебезнең төрле почмакларыннан килгән уникаль башкаручыларның традицион очрашу урынына әверелде. Елдан ел күбрәк коллективлар кызыклы музыкаль репертуар алып килә», – ди Мәдәни ресурслар үзәге директоры Алсу Мифтахова.

  • «Түгәрәк уен» фестивале – бары тик аутентик татар фольклорына багышланган бердәнбер бөтенроссия фестивале. Аны Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге беренче тапкыр 2010 елда Ульяновск өлкәсендә үткәргән иде.
  • Фестиваль татарларның төрле этник төркемнәрен берләштерә. Татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100