news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист якын туганың вафат булганнан соң түләүләр алу ысулларын аңлатты

Россиядә яшәүчеләр туганнары вафатыннан соң кайбер түләүләр алырга хокуклы. Бу хакта «Прайм» агентлыгы юристы Мария Спиридонова сөйләде.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, «Кеше күмү» турындагы федераль закон буенча, мәрхүмнең гаиләсе яки законлы вәкиле җирләү өчен түләгән булса, акчалата түләү башкарыла, дип билгеләп үтте белгеч. Бу очракта пособие күләме күмү хезмәтләре бәясенә тигез булачак, әмма киләсе ел индексациясеннән 4000 сумнан да артык булмый. Күмү өчен әлеге түләүне Пенсия фонды территориаль органында, иминият оешмасында, шулай ук яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау органында рәсмиләштерергә була, диде юрист.

Юрист әйткәнчә, әти яки әни, ир яки хатын, тәрбиядә булган кеше, гаиләнең башка әгъзалары туендыручысын югалтуга бәйле акча алу өчен Пенсия фондына яки Күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә ала.

Россия Хезмәт кодексының 141 маддәсе буенча, вафат булган кешенең хезмәт хакын аның гаилә әгъзаларына бирүне күздә тотыла. Эш бирүчегә тиешле документларны тапшырганнан соң, бер атна эчендә акча бирелергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100