news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Туганайлар" керәшен газетасы редакторы сайлауда катнашырга өнди

Татарстанда керәшеннәргә мөнәсәбәт, башка халыкларга булган шикелле үк, тигез хокуклы, ди Людмила Белоусова.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Людмила Белоусова, "Туганайлар" культура-агарту керәшен газетасының баш редакторы, сайлауларга бару турында фикерен әйтте. Сайлауларга үземнең гражданлык бурычымны үтәр өчен барам, диде ул. 

"Татарстанда керәшеннәргә мөнәсәбәт, башка халыкларга булган шикелле үк, тигез хокуклы. Актив һәм һәртөрле вакыйгаларга бай тормыш белән яшибез", - дип белдерә Людмила Белоусова.

Хәзерге вакытта Керәшен яшьләренең дүртенче форумына әзерлек эшләре алып барыла. Бу Форумда Татарстанның барлык районнарыннан 100 делегат катнашачак. Шулай ук чит төбәкләрдән дә кунаклар көтелә. Форумны уздырыр өчен, оешма Россия Президенты Фонды грантын откан.  

news_right_1
news_right_2
news_bot