news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Туганайлар” газетасы беренче тапкыр “Идел-Пресс” типографиясендә басылды

Чаллыда басылган чакта газета укучыларына атна-ун көндә генә килеп җитә иде, ди газет хезмәткәрләре.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Бу атнада “Туганайлар” газетасы беренче тапкыр “Идел-Пресс” типографиясендә басылды. Бу хакта “Туганайлар” газетасының рәсми сайты хәбәр итә.

“Бүген “Туганайлар” газетасының 2018 елның беренче саны дөнья күрде. Безнең өчен бу тарихи вакыйга. Чөнки, “Туганайлар” газетасы беренче тапкыр Казан шәһәрендә “ТАТМЕДИА” филиалы “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында басылды. Моңа кадәр газетабыз Яр Чаллы каласының “Глагол” типографиясендә басыла иде”,  - дип яза керәшен газетасында эшләүче коллегалар.

“Чаллыда басылган газета укучыларына атна-ун көндә генә килеп җитә иде. “Идел-Пресс” типографиясенә күчү, бу уңайсызлыкларны бетерү өчен эшләнелде. Хәзер “Туганайлар” үз укучысына тиз арада килеп җитәр, дип ышанып калабыз”, - ди коллектив. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100