news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Туганайлар» оештырган Медиа-Питрау турында: Замана һәм традицияләр бергә атлавын күрсәтә

«Туганайлар» оештырган Медиа-Питрау турында: Замана һәм традицияләр бергә атлавын күрсәтә
Себерке бәйләү буенча ярыш
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Казанда журналистлар һәм шәһәр халкы өчен узган Медиа-Питрау бәйрәменә Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгеннән дә кунаклар, «Казансу» ансамбле килгән иде. Бәйрәм чарасын «Татмедиа» АҖ филиалы булган «Туганайлар» керәшен газетасы редакциясе оештырды.

«Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге һәм аның директоры Людмила Белоусова исеменнән Медиа-Питрау бәйрәме белән тәбриклим. Бу бәйрәм бүгенге чорда да замана һәм традицияләр бергә атлавын күрсәтә. Керәшен мәдәнияте бүгенге көндә – җырлар, гореф-гадәтләр генә түгел. Ул журналистлар язган һәм төшергән материаллар, репортажлар һәм социаль челтәрләрдәге язмалар. «Туганайлар» газетасы – керәшен мәдәниятен Татарстан Республикасы халкы арасында популярлаштыру буенча актив эш алып бара. Ихлас йөрәктән аларга шушы катлаулы да, күпкырлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Ирина Муллина.

Алга таба ул мәдәният үзәге исеменнән «Туганайлар» редакциясеннән Алисә Әхмәтшинаны Рәхмәт хаты белән бүләкләде һәм аның әле бер елдан азрак мөхәррияттә эшләвенә карамастан, тырышлыгын билгеләде.

«Җәйнең кыл уртасына җиттек. Республикабыз буенча Питрау җыеннары, Питрау атнасы гөрли. Ә бездә Казанда, бүген бәйрәм», – дип билгеләп үтте тамашаны алып баручы, «Керәшеннәр» КВН командасы солисты Вадим Шрыков.

Бәйрәмнең концерт программасы барышында керәшен артистлары – Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова, популяр җырчылар – Алина Давыдова, Игорь Дмитриев, «Зәкәрия» төркеме һәм Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» фольклор ансамбле чыгыш ясады. Медиа-Питрауга җыелган халык өчен махсус фотозона эшләде, халык бәйрәмнәре буенча интерактив, түгәрәк уеннар һәм бүләкләр дә булды.

  • Республикакүләм Питрау бәйрәме елдагыча Мамадыш Җөри авылында, быел 19 июльдә узачак. Әлеге вакытта «Керәшен чибәре» матурлык һәм талант конкурсының онлайн рәвештә тавыш бирү этабы бара. Быел әлеге бәйгедә барлыгы 6 кыз катнаша. Алар Мамадыш, Питрәч районнарыннан һәм бер кыз Башкортстаннан.

news_right_1
news_right_2
news_bot