Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Туган яктан илһам алып...” китабына азнакайлылар иҗаты да кергән
Китапны "Татнефть" җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш фонды бастырган.
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Насима Фазлыева). Азнакайлыларның иҗаты кергән “Туган яктан илһам алып...” өр-яңа китабы табадан төште, дип хәбәр итә www.aznakaevo.rt.ru cайты.
“Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш фонды төбәгебездә яшәп иҗат итүче талантлы ул-кызларын барлап, аларның иҗат җимешләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә зур эш башкара. Чәршәмбе көнне Иске Әлмәт Мәдәният йортында 2016 елда нәшер ителгән дүрт китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Ул китаплар арасында нефть төбәгендә эшләп килүче әдәби берләшмәләргә йөрүче 155 авторның иҗаты тупланган “Туган яктан илһам алып...” җыентыгы да бар. Анда ,әлбәттә, безнең азнакайлыларның да саллы өлеше бар: 8 авторның хикәя, шигырьләре кергән. Бер төркем каләмдәш дусларыбыз бердәм булып тантанага барды һәм һәрдаим шулай иҗатларын барлап, җыентыкларга кертүләре,( алдагы елларда да берничә җыентыкта якташларыбызның иҗаты тупланган иде) әлмәтлеләрнең кунакчыллыгы, ихтирамы өчен рәхмәтле калды. Кичәдә Әлмәт артистларының Халидә Галимованың юморескасы буенча әзерләнгән театраль тамашасын күрсәтүе күңелләрдә горурлык хисләре уятты.
“Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” рухи-яңарыш фонды 1997 елда оешкан иде. Шушы вакыт эчендә 193 китап басылып чыккан. “Татнефть” җәмгыятенең генераль дирек тор урынбасары, фонд рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев үз чыгышында шундый ук игелекле гамәлләрнең алга таба да дәвам итәчәген белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз