news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туган якны өйрәнүчеләр Йошкар-Олага җыела

Анда "Авыл тарихы- Россия тарихы.Татар халкының рухи мирасын саклауда исламның роле"темасына конференция уза.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ").18 апрель көнне Йошкар-Ола шәһәрендә узачак "Авыл тарихы- Россия тарихы. Татар халкының рухи мирасын саклауда исламның роле" төбәкара фәнни-гамәли конференциядә күрше Мари Эл Республикасында татар телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнү проблемалары хакында сөйләшәчәкләр. 
 
Мари Эл татар мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, чарада туган якны өйрәнүне татар халкы тарихын саклауда корал буларак файдалану, рухи байлыкны саклап калуда мәчетләрнең роле темалары да күтәреләчәк. 
 
Конференциягә туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар, музей хезмәткәрләре, тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, фәнни хезмәткәрләр, дин әһелләре чакырыла. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot