news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Туган як» газетасы: Рәшит Ваһапов елы төгәлләнде һәм… дәвам итә

«Туган як» газетасы: Рәшит Ваһапов елы төгәлләнде һәм… дәвам итә
Фото: "Туган як" газетасы, https://vk.com/tugan_yak1990

Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасында «Рәшит Ваһапов елы төгәлләнде һәм… дәвам итә» дигән язма чыкты. Аны социаль челтәрдә урнаштырдылар.

«Туган як» газетасы редакциясе инициативасы белән башланып киткән чара – Түбән Новгород өлкәсендә Рәшит Ваһапов елы, чын мәгънәсендә, халык бәйрәме төсен алды.

Бөек җырчыбызның юбилеена багышланган чаралар Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, башка төбәкләрдә дә үтте. Ә Нижгар өлкәсендә бу җәһәттән нинди генә чаралар башкарылмады: Актукта музыкаль бәйрәм, Уразавыл һәм Кочко-Пожар сабантуйлары, «Туган як»та махсус истәлек язмалар, өлкә халык иҗаты фестивале, Түбән Новгород шәһәре үзәгендә Рәшит Ваһапов истәлегенә мемориаль такта...

Петрякста үткән фестиваль концерты да йомгаклау чарасы гына булып калмыйча, киләчәктә матур эшләргә башлангыч та булды. Димәк, Рәшит Ваһапов елы төгәлләнде һәм... дәвам итә!

Иң зур нәтиҗә шунда: Нижгар татарлары ел әйләнәсендә тулы канлы милли-мәдәни тормыш белән яши, бөек якташларының истәлеген кадерләп саклый, яшь буынга тапшыра.

Бик күпләргә бездән үрнәк тә алырга буладыр.

Афәрин, якташлар, рәхмәт!» - дип язган үзенең телеграм каналында Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot