news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Туган як» газетасы мәчетләр сурәтләнгән календарь чыгарган

«Туган як» газетасы мәчетләр сурәтләнгән календарь чыгарган
Фото: "Туган як" газетасы, https://vk.com/tugan_yak1990

«Туган як» газетасы мәчетле календарь нәшер иткән. Бу турыда газетаның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Хөрмәтле укучыларыбыз! Ниһаять, кайбер мәчетләребезне үз эченә алган 2024 елга квартал календарьләребез әзер. Үзегезгә, якыннарыгызга, дусларыгызга Яңа елга оригиналь бүләк ясарга телисез икән, кичектерми редакциябезгә шалтыратыгыз. 19 иман йорты сурәтләнгән, дини бәйрәмнәребез билгеләнгән календарьне диварыгызга элеп куйсагыз, һичшиксез, ел буе Аллаһы Тәгалә сезне, якыннарыгызны хәвеф-хәтәрдән саклаячак, үзегезгә тән сихәте, йортыгызга бәрәкәт алып киләчәк.», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot