news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туган ягындагы бер урамга Хәния Фәрхи исеме биреләчәк

Башкортстанның Югары Тәтешле авылындагы яңа микрорайонда бер урамны Хәния Фәрхи исеме белән атаячаклар.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Башкортстанда Югары Тәтешле авылында яңа микрорайондагы бер урам Хәния Фәрхи исеме белән аталачак. Бу хакта Тәтешле районы башлыгы сүзләренә сылтама белән Башкорт спутник телевидениесе хәбәр итә.

Район башлыгы әлеге хәбәрне иртән җырчы белән хушлашу чарасында җиткергән.

Искәртеп үтик, Хәния Фәрхи 1960 елның 30 маенда Башкортстанның Тәтешле районы Югары Салаюа авылында туган.

news_right_1
news_right_2
news_bot