news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Туган телне саклау өчен тырышлык һәм сабырлык кирәк

^Туган телне саклау өчен тырышлык һәм сабырлык кирәк

(Төмән, 16 февраль, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсендә татар телен саклап калу иң җитди проблемаларның берсе булыр тора. Татар авылларындагы мәктәпләрдә дә татар теле дәрселәре минимумга кадәр кыскартылуы, бюджет акчаларын оптимальләштерү, татар мәктәпләрен рус мәктәпләре белән кушу, авыллардан балалы яшь гаиләләрнең эш эзләп шәһәрләргә күчеп китүләре нәтиҗәсендә туган телне өйрәнүче балалар саны кимегәннән-кими бара, ә шәһәрләрдә татар мәктәпләре ачылмый.

Тубыл шәһәрендә алдагырак елларда Себер татарлары мәдәният үзәге 500 ләп баланы төрле мәктәпләрдә түгәрәкләр оештырып ана теленә өйрәтүне алып барган иде. Төрле сәбәпләр табып, мәдәният учреждениесе тел укыту белән шөгыльләнергә тиеш түгел, аның өчен аерым лицензия кирәк, дигән сылтау белән ул юнәлешне хакимият ябып куйган иде.

Быел Тубыл шәһәренең Сәет Хисмәтуллин җитәкләгән элекке татар мәтәбе булган 15нче мәктәптә «Ял» үзәге ачылды, ул төрле мәктәпләрдә түгәрәкләр челтәре аша татар телен укыту өчен лицензия алуга иреште. Аның өчен ата-аналардан балаларын туган телгә өйрәтү үтенече белән язган гаризалары кирәк булды.

Шулай итеп, 300 баланың ата-анасы теләк белдерде балаларының туган телне өйрәнүләренә. Шәһәр хакимияте һәр балага берәр мең исәбеннән агымдагы ел өчен бу Үзәккә 300 мең сум акча бүлеп бирде. Бу акчаларның бер өлеше хезмәт хакына тотылса, икенче бер өлеше шәһәр күләмендә телгә бәйле мәдәни чаралар үткәрү өчен тотыла. «Ял» үзәге Муса Җәлил шигырьләре буенча шиърият бәйгесен уңышлы үткәрде инде.

Үзәкнең эше җайга салынып килә, дияргә була, әмма аның җитәкчесе Гөлсинә Ташкееваның күңеле тыныч түгел. Тагын, берәр сәбәп табып, бу эшне дә туктатып куйюлары бар, дип борчыла ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot