news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган телне Россиянең төрле милләт оешмалары бергәләп сакларга тиеш – Әмир Ишемгулов

Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру Россия бердәмлегенә каршы чыгу, дип саный.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов сүзләренчә, туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру халыкара дуслыкны бетерүгә, Россиянең бердәмлегенә каршы чыгуга тиң адым булачак. Әмир Ишемгулов “Татар-информ” хәбәрчесенә туган телне мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыруны Россиядәге төрле милләт оешмалары бергә сакларга тиеш, дип әйтте.

  • Быел 11 апрельдә Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән генә укыту турында закон проекты кертелде. Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән.

Әмир Ишемгулов "халык бердәм булгач, Россия чит илләрдән булган басымга – санкцияләргә каршы тора алды", ди. “Төрле икътисади блокадалар китереп чыгарып, чит илләр Россия халкын хакимияткә каршы күтәрергә теләде. Россия халкы түземле булу сәбәпле, берни дә килеп чыкмады. Хәзер инде чит илләр икенче ысулга күчмәкче булалар, чөнки алар Россия төбәкләре арасындагы милләтара татулыкны бетерергә телиләр. Россиянең Дәүләт Думасына кертелгән туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проекты да халыклар арасында тискәре сәяси тәэсир тудырырга мөмкин, чөнки ул халыкара дуслыкны таратуга китерәчәк. Бу – Россиянең бердәмлегенә тискәре йогынты ясый торган проект”, - диде Әмир Ишемгулов.

Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе сүзләренчә, әлеге закон проекты кабул ителгән очракта, башкорт халкының тарихы да, теле дә бетәргә мөмкин. “Дәүләт Думасына кертелгән туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проекты кабул ителмәсен өчен, Россиянең төрле милләт оешмалары берләшеп, Дәүләт Думасына үз мөрәҗәгатьләрен илтеп бирергә тиешләр. Андый закон проектын кабул итәргә ярамый, дип сорарга кирәк. Халыклар бит рус телен өйрәнә. Башкортстанның, мәсәлән, рус телен өйрәнүдә бернинди дә проблемасы юк. Без үзебезнең телне генә саклыйбыз. Федераль үзәк халыкның тел вәзгыятен аңлар дип уйлыйм”, - диде Әмир Ишемгулов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100