Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Туган телләр поезды» проекты Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
Мәскәүдә «Этномәдәни секторның тотрыклы үсеше» IV Бөтенроссия конференциясе булды. Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге V Бөтенроссия иң яхшы тәҗрибәләр конкурсы җиңүчеләре әлеге конференциядә проектларын тәкъдим итте.
«Казан шәһәре башкарма комитеты тәкъдим иткән «Туган телләр поезды» проекты «Социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның һәм инициатив төркемнәрнең иң яхшы тәҗрибәсе» номинациясендә җиңү яулады. Проект 2021 елда тормышка ашырылган иде», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге V Бөтенроссия иң яхшы тәҗрибәләр конкурсына 74 төбәктән барлыгы 492 гариза килгән. Нәтиҗәдә, 25 проектны сайлап алганнар. «Туган телләр поезды» проекты – Татарстаннан катнашкан проектлар арасында бердәнбер җиңүче. Конкурсның бөтен финалистларына сертификатлар, җиңүчеләренә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.
«Проектның презентациясе бик зур кызыксыну уятты. Уңай кайтавазлар шактый күп булды. Берничә төбәк хезмәттәшлек тәкъдиме белән дә чыкты», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон.
Дипломны Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә ресурс үзәк директоры Евгения Михалева белән милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яраклаштыру буенча РФ Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе Владимир Зорин тапшырды. Июнь азагында Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге VI Бөтенроссия иң яхшы тәҗрибәләр конкурсы башлана. Экспертлар фикеренчә, яңа этномәдәни проектларда игътибарны күбрәк яшь буынга юнәлтергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз