news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган телләр буенча Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Туган телләр буенча Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан федераль университетында Төньяк-Көнчыгыш университеты үткәргән туган телләр буенча олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Өченче тапкыр узган олимпиаданың татар теле юнәлеше буенча этабы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булган.

Быел олимпиадада 8-11 класс укучылары арасында 46 тел буенча җиңүчеләр билгеләнгән. Татар теле буенча беренче турда Татарстан һәм башка төбәкләрдән 400дән артык бала катнашкан. Аларның 156сы икенче турга үтә. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган киләсе турда алар арасыннан 23 призлы урын билгеләнә.

Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов бүләкләде. Тантанада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков катнашты.

«Татар телебезгә ихтирамлы, мәрхәмәтле булганыгыз өчен рәхмәт. Сез киләчәк тормышыгызда, гаиләдә, башка урыннарда үзара аралашуда телебезне кулланудан ташламасагыз, телебез исән булыр. Безнең телебез өчен оят түгел, ул бик дәрәҗәле, бик бай тел. Безнең татар теле – дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ул – дәүләтле халыкның теле. Сез – үз язмышыгызны телебез белән бәйләгән кадерле кешеләребез», – диде Марат Әхмәтов.

Туган тел буенча үткәрелүче илкүләм олимпиада җиңүчеләренә югары уку йортына кергәндә 100 балл өстәлә. Оештыручылар әйтүенчә, нәтиҗәләр ике ел саклана, шуңа күрә 10 класста җиңүчеләр дә киләсе елда уку йортына кергәндә әлеге балларны куллана ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100