news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар – Илдар Гыйльметдинов

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча РФ Президенты администрациясендә киңәшмә узды, дип хәбәр итте депутат.

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча аңлашу бар – Илдар Гыйльметдинов
Султан Исхаков

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Мәктәпләрдә туган телләрне ирекле рәвештә өйрәнергә тәкъдим итүче закон проекты бу килеш беренче укылышка куелмаячак. Моның белән закон проекты авторлары да килешкән. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ”га белдерде.

Кичә Мәскәүдә Россия Президенты администрациясенең Эчке сәясәт идарәсендә киңәшмә узган. “Сөйләшүдә Россия Хөкүмәте, Мәгариф министрлыгы, Федераль мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте, милли төбәкләр вәкилләре, депутатлар һәм әлеге закон проектын тәкъдим итүчеләр дә катнашты”, - дип хәбәр итте Илдар Гыйльметдинов.

Җәмәгатьчелектә, милли республикаларда, шул исәптән Татарстанда да кискен яңгыраш алган әлеге закон проектының авторлары – Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев.

“Әгәр бу закон проекты кабул ителсә, мәгариф системасында туган телләрне өйрәнү мөмкинлеге турында бөтенләй онытырга туры киләчәк. Бу закон проекты ике бурычны күз уңында тота. Беренчесе – мәктәптә баланың туган тел дәресен сайлау хокукын тәэмин итү. Дөрестән дә, бүген телләрне көчләп өйрәтеп булмый, без үзебез дә моңа инандык. Икенчесе – бу закон проектын төзегән депутатлар туган тел дәресләрен укыту планының мәҗбүри булган базис өлешеннән бөтенләй төшереп калдырырга тәкъдим иткән. Мәктәпнең мәҗбүри укыту планы дигәндә, көчләп укыту турында сүз бармый. Ул – Россия Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән укыту программаларының төрле вариантлары нигезендә уку-укыту процессын формалаштыру, шул исәптән, фәннәрне һәм аларның күләмен, укытучыларны билгеләү, дәреслекләр, методик әсбаплар белән тәэмин итү һ.б. Ә закон проекты авторлары туган тел дәресләрен шушы базис планнан чыгарып, аны вариатив өлешкә калдырырга тәкъдим иткән”, - дип Илдар Гыйльметдинов закон проектының ни сәбәпле туган телләргә куркыныч тудыруын аңлатты.

“Вариатив өлешне исә ата-аналарның теләген исәпкә алып, мәктәп үзе хәл итә. Укыту планының вариантларына карап, андый дәресләр, мәсәлән, башлангыч сыйныфта 1 сәгать, хәтта 0,5 сәгать тә булырга мөмкин. Өлкән сыйныфларда – 2 сәгать. Гадәттә, бу сәгатьләрне мәктәп аеруча көчәйтергә теләгән фәннәргә өсти. Еш кына аны имтиханнарга әзерләнер өчен рус теле, алгебра, физика, химия, җәмгыять белеме кебек фәннәргә бирергә мөмкиннәр. Әйтик, башлангыч сыйныфта, ата-аналар белән килешеп, робототехника дәресләрен керткән очраклар бар. Димәк, шушы 1-2 сәгать туган телләрнең язмышын хәл итәргә тиеш булачак. Без хәтта чит дәүләтнең теле булган инглиз телен дә мәҗбүри укыту планы буенча атнасына күбрәк укытабыз”, - диде комитет җитәкчесе.

“Татарстан депутатлары, мәгълүм булганча, әлеге закон проектын хупламады. Без үз позициябезне, закон проекты эчтәлеге белән килешмәвебез турында фикерләрне киңәшмәдә җиткердек. Безне ишеттеләр. Хәзер эшче төркем оештырылды. Аның составына милли республикалар, Мәгариф министрлыгы вәкилләре җәлеп ителде. Закон проектын каршылыклар тудырмаслык итеп эшләп бетерергә тәкъдимнәр әзерләү бурычы куелды. Вакыт әле бар. Иң мөһиме – закон проекты бу хәлендә беренче укылышка куелырга тиеш түгел дигән аңлауга ирештек”, - дип ассызыклады Илдар Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100