news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган телләрне саклау, өйрәнү мәсьәләсе буенча парламент тыңлауларына әзерлек бара

“Туган тел белән шөгыльләнүне төбәкләрнең үзләренә генә калдыру дөрес түгел”, - ди Илдар Гыйльметдинов.

Туган телләрне саклау, өйрәнү мәсьәләсе буенча парламент тыңлауларына әзерлек бара
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Туган телләрне саклау, өйрәнү мәсьәләсе буенча парламент тыңлауларына әзерлек бара. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия Дәүләт Думасының көзге сессиядә закон чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде.

“Парламентта илдән төрле җитәкчеләребезне, шушы тема белән шөгыльләнүче галимнәрне чакырып, сөйләшүгә чыгарга әзерләнәбез. Төбәкләргә үзләренең тәкъдимнәрен язуларын сорап хатлар юлладык. Ул хатларны алдык. Туган телне өйрәнү, саклау буенча урыннарда гына түгел, федераль үзәктә дә хәрәкәт булырга тиеш дигән тәкъдимнәр бар. Аларның бер өлешен Мәгариф министрлыгына да җибәрдек. Аларның күзаллауларын да беләсе килә. Туган тел белән шөгыльләнүне төбәкләрнең үзләренә генә калдыру дөрес түгел. Аларның күбесенә ярдәм кирәк”, - ди Илдар Гыйльметдинов.

Депутат әйтүенчә, мәгариф системасында предметлар 24 телдә өйрәнелә. 60 тел үзе предмет буларак өйрәнелә. “Шул ук әсбаплар, китаплар буенча гына да бары тик 7 тел буенча гына мәгариф системасында федераль реестрга кертелгән китапларыбыз бар. Калган 17 телнең законлаштырылган китап-әсбаплары юк. Бу мәсьәләдә регионнар үзләре генә китаплар чыгару мәсьәләсендә авыр кыймылдыйлар, мөмкинлекләре юк. Татарстанның мөмкинлеге бар. Без 1-10 сыйныфка кадәр бөтен укыту әсбапларын эшләдек. Шуңа күрә бу мәсьәләдә федераль үзәк ярдәм итәргә тиеш. Әлегә алар бу хакта бөтенләй уйламыйлар. Бу безнең вәкаләт түгел, үзләре карасыннар дигән фикердә торалар. Минем уйлавымча, бу дөрес түгел. Уртага салып сөйләшәсе сүзләр күп. Бөтен фикерләрне туплап, парламентта зур сөйләшү оештырылачак”, - диде Илдар Гыйльметдинов. Аның сүзләренчә¸ әлегә бу киңәшмәнең датасы тәгаенләнмәгән.

Депутат фикеренчә, Россия Федерациясе субъектларында дәүләт һәм туган телләрен өйрәнүгә бердәм караш булмау һәр төбәкнең үзенчә эш итүенә китерде. “Алай булырга тиеш түгел, дәүләт һәм туган телләренә ярдәм итүгә йөз тоткан гомуми кагыйдәләр булырга тиеш. Бу юнәлештә хәзер төгәл һәм игътибарлы эшләргә, хафаланмыйча анализ ясарга кирәк. Бу эшне нормаль юнәлешкә кертә торган карарлар кабул итәргә кирәк. Сәясиләштерүләрсез, кычкырмыйча гына эш башкарырга телибез. Мәгариф системасында берни аңламаучылар гына кычкыра. Туган телләрне саклауга комплекслы караш кирәк – бу дәүләт, иҗтимагый структуралар, гаилә, ата-аналар, мәктәп һәм башка мәгариф оешмаларының уртак эше”, - дип билгеләде Илдар Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100