news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган телләрне ирекле рәвештә укыту халыкны аңсыз калдыруга тиң - Саха укытучысы

"Саха халкы туган телсез калды, тиздән халыклар да, телләр дә юкка чыгачак", - диде Саха Республикасыннан Ж.Осипов.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Саха (Якутия) Республикасы Якутск шәһәре “АЛТАН” IT-мәктәп хезмәткәре Жулустан Осипов сүзләренчә, туган телләрне ирекле рәвештә укыту халыкны аңсыз калдыруга тиң булачак. Саха халкы туган телсез калды, тиздән халыклар да, телләр дә юкка чыгачак, диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Жулустан Осипов.

Аның сүзләренчә, Дәүләт Думасы депутатлары, туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проектын кабул итеп, үзенең наданлыгын күрсәткән. “Дәүләт Думасы Россиянең күпмилләтле ил икәнен аңламый бугай. Матур һәм тыныч тормыш итәр өчен, һәр кеше үз телен һәм үз мәдәниятен белергә тиеш бит. Шуны аңларга кирәк. Туган тел – бар нәрсәләрнең нигезе”, - диде ул.

Жулустан Осипов сүзләренчә, милли телләр һәм халыклар, туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проекты кабул ителмәсә дә, юкка чыгарлар иде. “Телләр һәм халыклар бу проектсыз да юкка чыгачаклар. Бу проект шул процессның катализаторы булачак. Минем фикеремчә, дәүләт шул максаттан эшли, дәүләтнең кешеләрне аңсыз итәсе килә”, - диде ул.

Жулустан Осипов Дәүләт Думасына кертелгән бу закон проекты бернинди дә кысаларга сыймый, дип саный. “Бер нормаль цивилизацияле ил дә туган телләрне мәгариф системасыннан чыгармый. Россиянең төп халыклары телләре Россиянең үзенең үк мәгариф системасында булмасын әле! Моны ничек аңларга һәм ничек аңлатырга? Нишләп дәүләт шулай актив тырыша, мин аңламыйм. Бәлки алар үзләре үк Россиягә каршы эшлиләрдер”, - диде Жулустан Осипов.

IT-мәктәп укытучысы,  якут (саха) теле икенче дәүләт теле булса да, Саха Республикасында предмет буларак мәҗбүри рәвештә укытылмавын әйтте. “Саха Республикасында ярты халык – ул төп саха кешеләре, әмма аңа карамастан, без туган телебезне югалттык”, - дип тәмамлады Жулустан Осипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100