news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыруда халык инициативалары да көтелә

Вице-премьер Васил Шәйхразиев бюджеттан тыш чыганаклар да эзләнәчәген әйтте.

(Питрәч, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыруда халыктан да башлангыч инициативалар көтелә. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Питрәчтә Татарстан халыклары ассамблеясы советы һәм ТР да милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эшче төркемнең уртак утырышында әйтте.

«ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек вакытында да күренде: урыннардан кешеләр тәкъдимнәр белән чыгып, үзләре дә бик теләп катнашты. Күпме объект төзелүгә, капиталь төзекләндерүгә алдан планлаштырылды», — диде ведомствоара эшче төркем рәисе.

Аның сүзләренчә, киләсе елны лаеклы уздыруда халыктан да тәкъдимнәр кабул ителәчәк. «Теләкләр зур, шул ук вакытта пандемия аркасында республика керемнәре төшә, шуңа күрә бюджеттан тыш чыганаклар да, урыннардан кешеләр инициативаларын эзләячәкбез», — диде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot