news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган телләр буенча республика олимпиадасында 13 укучы җиңүче булды

Олимпиада чуваш, удмурт, мари, мордва телләре буенча үтте.

Туган телләр буенча республика олимпиадасында 13 укучы җиңүче булды
Рамиль Гали

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда туган тел һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы төгәлләнде. Республика олимпиадасында Татарстанның 13 мәктәп укучысы җиңүче булды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле җиткерде.

Мордва теле буенча Бөгелмә һәм Тәтештән ике, мари теле буенча Балтач һәм Минзәлә районнарыннан өч укучы җиңүче булды.

Олимпиадада удмурт теленнән иң яхшы белемне Кукмара һәм Балтач районнарыннан өч укучы күрсәтте. Чуваш теле буенча иң яхшы биш укучы Түбән Кама, Чүпрәле һәм Буа районнарыннан булды.

Моннан тыш Татарстанның 26 укучысы туган телләр буенча республика олимпиадасы призерлары булып танылды.

Олимпиаданың йомгаклау этабы “Дуслык” сәламәтләндерү-мәгариф үзәгендә 23нән 25 декабрьгә кадәр узды. Олимпиадага барлыгы муниципаль бәйгеләрдә җиңгән һәм призер булган 9-11 сыйныфлардагы 103 укучы чакырулы иде.

Туган тел укытучылары өчен олимпиада һәм семинарлар 24 декабрьдә Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия югары уку йортлары вәкилләре катнашында үтте. Ябылу тантанасы 25 декабрьдә булды. Жюрида дүрт республика галиме һәм әйдәп баручы укытучылары бар иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100