news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Туган телем – Тукай теле” I Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә 500 кеше катнашты

"Без алай ук булыр дип уйламаган идек", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә бәйгене оештыручы Азат Фазылҗанов.

“Туган телем – Тукай теле” I Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә 500 кеше катнашты
Расих Фасхутдинов

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов).  Казанның “Юность” мәдәният сараенда I Бөтенроссия “Туган телем – Тукай теле” фестиваль-бәйгесе узды. Катнашучылар вокал, театр сәнгате һәм әдәби сөйләм осталыгы буенча ярыштылар. Фестивальнең жюри әгъзалары Мансур Ярмиев, Резидә Галимова, Луара Шакирҗанова, Фоат Галимуллин, Исламия Мәхмутова, Идрис Газиев булды.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган әлеге фестивальдә иң яшь катнашучыга - 4, ә иң өлкәненә 72 яшь иде. “Бу фестивальдә катнашырга теләк белдереп, 700 дән артык кеше гариза тапшырды. Без алай ук булыр дип уйламаган идек. 3 яшьтән 11 яшькә кадәрге шигырь укучылар саны 250 дән артып китте. Бу бәйгедә ветераннар да, физик мөмкинчелекләре чикләнгән балалар да катнаша. Чуваш Республикасы, Ульян өлкәсеннән һәм Татарстанның ерак районнарыннан да катнашучылар булды. Бу - уңай күренеш. Безнең чакыруны Казанның барлык районнарының балалар бакчалары кабул иткәннәр. Киләчәктә бу саннар тагын да артыр дип өметләнәм”, - диде бәйгене оештыручы, “Юность” мәдәният сарае җитәкчесе урынбасары Азат Фазылҗанов.

Фестиваль Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен татар, рус, инглиз телләрендә башкарудан башланып китте. Татар шагыйренең әсәрләрен сөйләргә руслар да, катнаш гаиләдә туганнар да күпләп килгән иде. Мәсәлән, катнаш гаиләдә туган, әмма татар телендә сөйләшмәүче Алинә Варламова үзендә татар теленә карата кызыксыну уянуын әйтте. “Миңа бик ошады. Рус кызы булганга, миңа татар телендә җырлау авыр иде”, - диде ул.

170нче мәктәп укучысы Раил Хәйруллин: “Мин кечкенәдән Габдулла Тукайның шигырьләренә гашыйкмын. Шагыйрьнең иҗатын үземә үрнәк итеп куям”, - диде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot