Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туган телем - иркә гөлем // ТЕЛЕН БЕЛГӘН ИЛ АЧАР // 17 гыйнвар, №2
Туган телем - иркә гөлем // ТЕЛЕН БЕЛГӘН ИЛ АЧАР // 17 гыйнвар, №2
“Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше”, “Стилистика һәм сүз сәнгате”, “Татар әдәби теле”, “Татар әдәби теле. Стилистика (Әдәби телдәге стилистик категорияләр һәм функциональ стильләр)”, “Тел — тарих көзгесе”... Аның бу китапларын укып, өйрәнеп берничә буын үсте.
Күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, 1994 елдан алып, Австралиядәге “Җир шарында гуманизм һәм гаделлек өчен” халыкара рыцарьлар конфедерациясе әгъзасы. Болар барысы да — Вахит Хөҗҗәт улы ХАКОВ турында.
6 яше тулар-тулмас мәктәпкә киткән, 17 яшеннән сугышка алынган, өчәр көн бер тамчы су эчмәгән килеш, меңнәрчә чакрымга сузылган далаларны, Гоби чүлен кичкән... Аның хакында күбрәк мәгълүмат алган саен, саннарга карап, гаҗәпләнүең арта гына: “картаеп беткәч” — 23 яшендә Тәтеш педучилищесында укуын дәвам иткән, инде мәктәп директоры, аннары райкомның агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире итәбез дигәндә, барысын да ташлап, 31 яшендә аспирантурага укырга киткән... Аннары, соңга калган вакытны куып тотарга теләпме, 30дан артык фәнни китап чыгарган, радиода, фәнни җыентыкларда, газета-журналларда 500ләп фәнни мәкалә бастырган... Карап торышка басынкы-тыныч кына, салмак кына күренгән бу кешегә каян килгән икән шулкадәр зур егәр-көч?
Биш яшеннән бабасы Габделхакның (ул Буа районының Күзби авылы мулласы була) китапханәсендә Кол Гали, Ш.Мәр-җани, К.Насыйри, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Исхакый китапларын укырга өйрәнә Вахит. Үскәч кем булу теләге мәктәпкә кергәндә үк ачыкланган була инде — әтисе шикелле укытучы булачак ул. 30нчы еллар шаукымы алар гаиләсен дә читләтеп узмый, гаиләләрен туздырып ташлый, әнисе дә, әтисе дә имам балалары — укытучылар. Язмыш аларны төрле якларга илтеп ташлый. Аларның берсе Урта Азиягә китеп югала. Икенчесе Оренбург якларында укып кайта. Вахит үзенең әбисе бе-лән генә кала. Башта Күзбидә, аннары Килдураз урта мәк-тәбендә укыган малай башаягы белән иҗатка чума: 1939-1941 елларда “Яңа юл”, “Яшь ленинчы” һәм “Пионер каләме”нә языша, басылып чыккан язмаларын да, редакцияләрдән килгән хатларны да бүгенгә кадәр саклый Вахит Хөҗҗәтович. Аларның иң соңгысы — 1941 елда А.Алиштан килгәне. Вахит 8нче классны тәмамлагач, сугыш башлана. Килдураз мәктәбе ябыла, Буага укырга барырга мөмкинлек булмый, Вахит колхозга эшкә чыга. Ирләр сугышта, әтисе — Сиваш сазлыкларын кичкән гражданнар сугышы ветераны Хөҗҗәт абыйны да Бөек Ватан сугышына алалар. Вахитлар буынына барысын да кичерергә туры килә: окобын да казыйлар, урман да кисәләр, сугыш һөнәрләренә дә өйрәнәләр. 1943 елда чират аларга да җитә: 17 яшьлек малайларны сугышка алалар. Әтисе — көнбатышта, үзе көнчыгышта. Вахитларны, товар вагоннарына төяп, Буадан Казан аша туп-туры Монголиягә озаталар. Далада, суык землянкаларда солдат тормышы башлана. Күпләр көнбатыш фронтка җибә-рүне сорыйлар, ләкин бу турыда авыз да ачтырмыйлар. Шулай да хәтергә иң уелып калганы мең чакрымнарга сузылган даланы һәм Гоби чүлен узу булган. Вахит абый аны болайрак искә төшерә: “Флягалар, савытларга тутырылган сулар беренче көннәрдә үк бетте. 1047 нче полк сусыз калды. Кухняларны, артиллерияне тартып баручы атлар берничә көннән соң сусызлыктан егылып үлеп калдылар. Танклар, машиналар, ягулык беткәнлектән, туктап калырга мәҗбүр булдылар. Полк кухнялары эшләми, су юк, алар да, кирәксез әйбер булып, комда аунап калды. Ә солдатлар бара, бернинди аваз ишетелми... Солдат гимнастеркасы, ак төскә кереп, тоз белән катты, инде бер батальонның, роталарның сафлары кими башлады, тавышсыз-нисез, хәлсезләнгән таза-таза татар, рус, украин егетләре бер-бер артлы чүлдә егылып кала башладылар...” Вахит абыйларның әлеге походы әдәби әсәрләрдә чагылыш тапкан: Г.Шәрәфинең “Сусыз дәрья”, И.Беляевның “Солдат төймәсе” романнары нәкъ шул еллар хакында.
Дала-чүлләрне кичеп чыккач, алар Монголия-Кытай чигенә килеп урнашалар. 1945 елның 8 августында СССР Япониягә каршы сугыш игълан итә. Вахит Хаков Кытайда японнарның армиясенә каршы сугышларда күп кенә Кытай шәһәрләрен, авылларын азат итүдә катнаша, яралана. Башта санитар, аннары разведчик була, камикадзелар белән күзгә-күз очраша. Япония җи-ңелеп, капитуляциягә кул куйгач, аңа берникадәр вакыт Пенсюань шәһәрендә япон әсирләре лагеренда күзәтүче-сакчы булырга туры килә, әсирләрне поезд белән Мукденга озатуда да катнаша. Сугыш тәмамлангач та туган җирләргә тиз генә кайтулар насыйп булмый әле — Көнчыгыштан Көнбатыш хәрби округына күчеп, 1949 елга кадәр Идел буе хәрби округында хезмәт итә ул. Туган ягына кайтып кергән Вахитны әтисе китаплар тотып каршы ала: “Укырга кирәк, улым”.
Вахит абый турындагы истәлекләрдә әтисе Хөҗҗәт абый турында күп язылган булса да, әнисе турында әллә ни әйтелмәгән.
Моның сәбәбе: Вахит абыйны күбрәк әбисе остазбикә Галия тәрбияләгән. “Мин әниемне 40 яшемдә — 1966 елда гына эзләп таптым. Хәзер вафат инде ул — Үзбәкстанның Ферганә өлкәсе Биш Арык шәһәрендә күмелгән”, — ди Вахит абый.
“Укырга бервакытта да соң түгел”, — диләр. Шулай да хәзерге яшьләр арасында унберенчене бетергәч, укырга керә алмасаң, бер ел бушка үтте дигән фикер яши. Ә Вахит абыйлар заманында алай булмаган. Хәрби хезмәттән кайтып, педучилищега, аннан соң Казан дәүләт университетына укырга керә ул. “Филолог” дипломын тапшырганда, дәүләт имтихан комиссиясе рәисе, профессор Латыйф Җәләй аны СССР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтына үз янына аспирантурага чакыра.
“Минем инде андый хыялым бар, кешегә генә әйткәнем юк иде. Диплом алып кайтып, фикерләрем белән уртаклашкач, райком мине укырга җибәрергә теләмәде. Чөнки мин, мәктәптә завуч һәм укытучы булуым белән беррәттән, Буа районы “Спартак” колхозы партия оешмасы секретаре да идем. Монысы — үзе бер тарих. Шунысы да борчый: аспирантурага керә аламмы-юкмы, монда исә эшем дә бар, материаль хәлем дә начар түгел. Ә хыялым — фәнгә кереп китү”. Конкурстан үтә Вахит. Өч ел бик тә тиз үтеп китә. Профессор Латыйф Җәләй җитәкчелегендә 1960 елда аспирантураны уңышлы тәмамлаганнан соң, ул кече фәнни хезмәткәр сыйфатында институтта кала. Күп тә үтми, аны Казан дәүләт университетына ассистент итеп күчерәләр. 1960 елның октябреннән башлап аның киләчәк фәнни-педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге университет белән бәй-ләнгән. В.Хаков 1961 елда XX йөз башында татар әдәби теле тарихы мәсьәләләренә багышланган кандидатлык диссертациясе яклый. “Төрки телләрдә әдәби тел тарихы катлаулы һәм кызыклы, шул ук вакытта өйрәнелмәгән өлкәләрдән санала. Төрки халыкларның әдәби телләр тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Ул нигездә язма истәлекләр белән эш итә. Татар язмачылык тарихы мең ел ярым вакытны, аннан да элегрәк дәверне үз эченә ала. Тикшерүнең катлаулылыгы шунда, төрки-татар язма яд-карьләре төрле алфавитларда язылганнар. Алар арасында рун, уйгыр, гарәп, латин, әрмән, славян хәрефләре белән төрле жанрларда язылган матур әдә-бият әсәрләре, фәнни һәм иҗтимагый-публицистик әдәбият, дипломатия, канцелярия документлары, эш кәгазьләре бар”, — ди Вахит абый. Ул бу мәсьәләләр белән мәктәптә укыган елларда ук кызыксына башлаган икән. Әдәби тел тарихын өйрәнгәндә башка төрки халыклар белән аралашырга кирәк була: Алма-Ата, Ташкент, Ашхабад, Баку, Бишкәк, Уфа галимнәре... Мәскәүдәге тел белеме институты... Тикшере-нүләр нәрсәгә китерә соң? Халыкның этногенезында һәм телләрнең барлыкка килүендә төр-ле карашлар яшәп килә. Элек татар әдәби тел тарихын Татарстан чикләре белән генә билгеләсәләр, хәзер чикләр киңәя — әдәби тел тарихы ерак тарихка барып тоташа. XI йөздә Урта Азиядә иҗат ителгән әсәрләр безнең телгә шулкадәр якын, VI-IX гасырларга караган рун язмаларының да төзелеше, тел үзенчәлекләре хәзерге телдә сакланган. Тикшерүләр бары-шында болгар, мишәр, себер татарларының тел үзенчәлекләре дә кулланыла, бу тарихчылар өчен дә бик файдалы булып чыкты. Димәк, әдәби тел тарихын төрки дөньядагы халыкларның әдәби тел үсеше белән бәйләп карарга кирәк. Әйтик, Урта гасыр язма истәлекләре “Хөсрәү вә Ширин”дә, “Гөлстан бит төрки”дә тел — гомуми, уртак тел булган, ләкин арада региональ үзенчәлекләр дә бар. “Нәһҗел фәрадис”та да шулай. Монда инде безнең Идел буе төрки әдәби тел үзенчәлекләре күп очрый. Урта гасыр әсәрләре генә түгел, элег-рәк иҗат ителгән рун, уйгур язмалары да безнең язма истәлекләр. Әдәби телнең нормалары шулардан ук башланып үскән.
1964 елны Вахит Хөҗҗәтовичка доцент исеме бирелә. 1971 елда ул Алма-Ата шәһәрендә “Татар әдәби теленең һәм стильләрнең үсеш тарихы” дигән темага мең биткә якын күләмдәге докторлык диссертациясен яклый һәм филология фәннәре докторы дигән дәрәҗә ала. Ә 1973 елда аңа профессор дигән исем бирелә. Шул елларны татар теле кафедрасында җитәкчелек тә итә. Бүген шул кафедраның профессоры. Аның төп фәнни юнәлеше — төрки һәм татар әдәби телләре тарихы, әдә-би телдә стиль категорияләренең үсеше, төрки-татар язма ядкарьләре теле. Шулай ук тел белеменең терминология, лексикология, фразеология, орфография, сөйләм культурасы тармакларына, мәктәптә һәм югары уку йортларында язучылар телен өйрәнүгә зур игътибар бирә. 1993 елда басылып чыккан “Татар әдәби теле тарихы”, 2003 елда гына дөнья күргән “Тел — тарих көзгесе” дигән монографияләрендә татар теленең катлаулы үсеш юллары яктыртыла. Борынгы язуга ия булган татар теленең үсеше Болгар дәүләте, Алтын Урда чорындагы дәү-ләтләр, Казан ханлыгындагы телләр белән тыгыз бәйләнештә карала, аннан соңгы дәверләрдә татар әдәби теленең нормалары һәм стильләре арасындагы мө-нәсәбәт тикшерелә. “Тел — тарих көзгесе” китабында борынгы рун язмаларының теле белән хәзерге татар теле арасындагы кү-ренешләр тарихи-чагыштырма ысул белән өйрәнелә.
Профессор Вахит Хаков — Казан дәүләт университетында “XIII-XIX гасырларда иҗат ител-гән әсәрләрнең төрки телләр һәм татар теле үсешендә тоткан роле” дигән теманың фәнни җи-тәкчесе. Бу юнәлешне үстерүдә яшь галимнәр, аспирантлар, студентлар зур эш алып бара. Вахит Хөҗҗәтович җитәкчелегендә 15 аспирант диссертация яклады, 10 га якын яшь укытучы һәм аспирант фәнни эш яза. Татарстан Язучылар берлегенең яртысыннан артыгы Казан дәүләт университетының татар филология факультетын тәмамлаучылар икәнлеген күрсәтеп үтү дә җитә. Аның шәкертләре арасында күп кенә танылган тел-әдәбият укытучылары, язучылар, журналистлар, мәдәният-сәнгать эшлеклеләре бар. Аспирантлары хәзер Казан һәм Чаллыдагы югары уку йортларында, башка өлкә, республикаларда үзләре фәнни-педагогик эш алып баралар. Чит илләрдә фәнни эшчәнлекләрен дәвам итүчеләре дә бар. Ул аларның һәрберсе белән тыгыз элемтәдә яши. Вахит абый университетның филология фәннәре докторы һәм кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәләр бирүче диссертация советы әгъзасы да булып тора.
XIX гасыр ахырында язылган текстларның күбесе укырга авырлык тудыра бит әле. “Анысын инде текстология фәне өйрәнә, — ди Вахит Хөҗҗәтович. — Борынгы текстларны дөрес уку һәм язу бүген актуаль мәсь-әләләрнең берсе. Текстология тел һәм әдәбият кисешкән җирдә барлыкка килә. Әйтик, XIX гасыр китабын күчерү өчен гарәп, фарсы, төрек телләрен, телнең шул чордагы нормаларын белергә кирәк”.
Вахит абыйның хезмәтләре әдәби тел тарихы, тарихи стилистика белән генә чикләнми, ул бүгенге артистлар, язучылар тәрбияләүгә дә өлеш керткән галим. Ничекме? Стилистикадан башланып киткән сөйләм культурасы, язучылар теле буенча хезмәтләр (мисал өчен, “Стилис-тика һәм сөйләм культурасы”) язган Хаков заманында театр училищесында укыта, ә Татарстан радиосын тыңлаучылар аны озак еллар “Тел күрке — сүз” тапшыруларыннан ишетеп бе-ләләр.
1990 елларда татар телен латин графикасына күчерү турында сүз чыккач, эшкә тотынган галимнәрнең беренчеләреннән була Хаков. Аның йөз мең тираж белән чыккан “Телен белгән ил ачар” китабы — шуның ачык мисалы. Халык соравы буенча ул китап ике тапкыр басыла.
“Бүген — латинга күчү тукталып калган вакытта — башкарган хезмәтләрегез юкка гына эшлән-гән булып тоелмыймы?” — дип сорыйм сак кына. “Мин аның белән горурланам. Әле заманнар үзгәрер, руслар үзләре дә күчәр латин графикасына. Без бит аның белән рус дәүләтенә бернинди зыян да китермибез, ниндидер сәяси максатларыбыз юк. Латин графикасы безнең тел үзенчәлекләренә бик туры килә. Анда төрки халыкларның авазларын белдерү өчен мөмкинлекләр зур. Үзебезгә азмы-күпме мөстәкыйльлекне ныгыту өчен, бик табигый, кирәкле процесс ул. Фәнни яктан да, методик яктан да, юридик яктан да нигезләгән идек без латинга күчүне”, — ди Вахит Хөҗҗәтович. Алай гына да түгел, галим, кириллица белән язганда, татар теленең үзенә генә хас авазларының бозылып әйтелүен мисаллар белән дә-лилләп күрсәтә. Рус мәктәбендә укучы татар балалары латин хәрефләрендә укуга күчкәч, татарча әйтелешнең сакланачагын да исбатлый. Икеләндерә, әл-бәттә, тик Вахит Хөҗҗәтовичның ышандыру сәләте көчле — чөнки үзе ныгытып ышана ул моңа.
Бүген Вахит Хаков Татар эн-циклопедия институтының тел һәм әдәбият бүлегендә фәнни консультант. “Аның да үз стиле бар, — ди гомере буе стилистиканы өйрәнгән галим (килә-чәктә бәлки фәнни стильдән энциклопедия яки сүзлек стилен аерып чыгаручылар да булыр әле), — энциклопедия тексты үзенең кыскалыгы, тыгызлыгы белән аерылып торырга тиеш, шул ук вакытта анда милли рух та чагылсын”. Татар энциклопедиясе бу таләпләргә җавап бирә, ди ул, тирә-күрше мордва, башкорт, чуваш энциклопедияләренә караганда тыгызрак, мәгълүматка баерак булуы белән дә аерылып тора. Бүген Вахит абый кыпчак һәм угыз телләре буенча мәгълүмат әзерли. Шуңа бәйле рәвештә аның тагын бер кызыксыну өлкәсе тәгаенләнә — терминология өлкәсе ул. “Һәр фәннең үз терминнары бар, — дип сөйли галим, — татар теленең терминологиясенә инде XII-XIV гасырларда ук нигез салынган. Сәгыйть Хәлфин сүзлеге, Каюм Насыйри, Җамал Вәлидиләрнең сүзлекләре безнең өчен үрнәк булып тора”.
Үзе инде күп галимнәрнең остазы булган Вахит абый — мө-галлимнәр династиясенең өченче буын вәкиле. Габделхак бабай салган династия инде бишенче буында дәвам итә. Вахит абыйларның кызы Ләйлә энергетика университетының электроника кафедрасында доцент, уллары Камил, хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетыннан соң, Америкада программист булып эшли, укыта. Оныклары Алсу — фән кандидаты, Уфада яши.
Вахит Хөҗҗәтовичның Бөек Ватан сугышы ордены һәм унбишләп медаль кавалеры, Татарстан Президентының Мактау кәгазе иясе булуын, сирәк кенә тигән ялларында бакчасында казынырга яратуын, зур гына значоклар коллекциясе тотуын әйтсәк, аның портреты тагын да тулыланыр кебек.
Айсылу ГАЛИӘХМӘТОВА.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз