Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туган телем - иркә гөлем // ОЧРАШУ УРЫНЫ — КАЗАН // 17 гыйнвар, №2
Туган телем - иркә гөлем // ОЧРАШУ УРЫНЫ — КАЗАН // 17 гыйнвар, №2
Узган ел азагында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) берьюлы алты комиссиясе — татар этносының үсеш стратегиясе, татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы, милли мәгариф һәм фән, гаммәви мәгълүмат чаралары, халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары, татарлар яши торган төбәкләрдә икътисад һәм эшмәкәрлек үсеше комиссияләре утырышы булган иде.
Шулардан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының конференцияләр залында илебезнең татар мәктәп һәм гимназияләре директорлары, югары һәм урта мәктәп мөгаллимнәре катнашында узган БТК БКның милли мәгариф һәм фән комиссиясе утырышы хакында аерым сүз кузгатасы килә, чөнки сибелгән татарның яшь буынына Россия киңлекләренең теләсә-кайсы төбәгендә туган телендә белем алу мөмкинлеге бар дип булмый. Биредә кузгатылган мәсьәләләр игътибарга лаек һәм башкаларның тәҗрибәсе кемнәргәдер, бәлки, үрнәк яки чагыштыру объекты, фикер йөртүгә нигез булыр.
Югарыда телгә алган министрлыкның милли мәгариф бүлеге начальнигы Радик Зарипов җитәкчелегендә барган әлеге чарада Татарстан Республикасы Ми-нистрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге начальнигы, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин башлап сүз алды: “Соңгы елларда тел проблемасы, милли сәясәт көн тәртибеннән төшкәне, актуальлеген югалтканы юк. Россиядә дә, гомумән, БДБ илләрендә бу шулай, — дип, Татарстанда телләр турындагы закон кабул ителү, аңа өстәмәләр, үзгәрешләр кертелү һәм раслану процедураларына тукталды. Аннары ул Татарстаннан читтәге төбәкләр белән эшләүгә дә финанс чыгымнар каралган шул законны тормышка ашыру буенча кабул ителгән яңа программа (ул — алдагысының дәвамы) хакында сөйләде һәм норматив-хокукый документларга таянып эшләү мөһимлеген ассызыклады. — Мәгариф һәм фән министрлыгының, исеме үзгәрү сәбәпле, структурасы, бурычлары, вазифалары төгәл ачыкланып беткәне юк әле, әмма бу юнәлештә эш бара. Киләчәктә регионнарда эшләгән милли уку йортлары белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга ниятебез бар”, — диде.
Төмән дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Ханисә Алишина исә чыгышында Төмән өлкәсендә татар теленең торышына, урта һәм югары уку йортларының эшчәнлегенә, татар теле белгечләре әзерләү мәсьәләләренә тукталды. “Төмән һәм Тубыл югары уку йортларында татар бүлекләре уңышлы гына эшләп килә. — Үзем эшләгән Төмән университетында татар теле белгечләре әзерләүдә 12 еллык тәҗрибәбез бар. Ел нәтиҗәләренә тукталып шуны әйтәсем килә: Тубылда татар теле һәм әдәбияты, Төмәндә татар теле буенча аспирантуралар ачылды. Тубыл Педагогика институтындагысында, профессор булмагач, татар теле буенча Мирфатыйх Зәкиевич Зәкиев һәм татар әдәбияты буенча Фәрит Закирҗанович Яхин Казаннан килеп җитәк-челек итәләр, ә Төмән дәүләт университетында — мин. Мәскәүдән лицензия бирелгән инде. Теләсә-нинди төбәктән ел саен аспирантурага көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә өчәр аспирант кабул ителергә тиеш — Россия министрлыгы боерыгы шундый. Форсаттан файдаланып, әлеге мәгъ-лүматны урыннарда җиткереп, Төмән белән Тубылга шәкертләрегезне җибәрсәгез иде”, — дип, Уралдан Тын океанга кадәр бүтән андый аспирантура һәм яклау Советы юклыгын ассызыклады.
Ульяновски өлкәсе Димитров-град шәһәренең татар гимназиясе директоры Мөнирә Җомаева яңа татар гимназиясе ачылу шатлыгы белән уртаклашты. Димитровградтагы татарларның үткәненә беркадәр кагылгач, соңгы 15 елда татар балалары белән планлы рәвештә эшләүләрен ассызыклады; милли мәгариф үсеше һәм киләчәге мәсьәләләренә тукталды; ярдәмгә эшмәкәрләр килүен һәм, ниһаять, җирле хакимиятнең йөз белән борылуын билгеләп үтте.
Рязань шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Фәрикә СИТДЫЙКОВАның чыгышы әлеге оешманың татар телен укытуны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу иде. “Оешмабызга 15 ел инде. Рязань, беләсез, — рус шәһәре. Ләкин андагы татарлар югалмаска тырышып яши. Телебезне, мәдәниятебезне саклап калу ниятен-нән, күп санлы чаралар үт-кәрәбез — санап тору кирәкмәстер. 27 ноябрь көнне якшәмбе мәктәбе ачтык менә. Алдан ук халкыбыз ихтыяҗын өйрәнеп, татар һәм гарәп телләре, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте, ислам дәресләре укытабыз. Ничек кенә булмасын, милләт файдасына кылган гамәлебезгә, һәр адымыбызга куанып яшибез”, — дип, аерым мисалларга тукталды.
Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбе директоры Харидә ДАШКИНА: “Рязаньлыларның бүгенге адымын инде без 16 ел элек үк ясаган идек. Аерым мәктәп буларак 8нче уку елын башладык, — диде. Кереш өлештән соң, ул өлкәләрендәге милли мәгариф мәсьәләләрен кузгатты: — “Яктылык”та 168 урынына быел 226 укучы белем ала. Норматив финанслау 1 гыйн-вардан бала саны буенча буласы — бу исә безне шактый кыен хәлгә куя. Ерак районнардан килеп укучы балалар, ата-анасы эштә булганлыктан, кичкә кадәр мәктәптә була. Озайтылган көн режимында эшләүче төркемнәр, түгәрәкләр ел башыннан финанслауга кертелми, шул сәбәпле педагогларны һәм башка кайбер хезмәткәрләрне “кыскарту” булачак дигән сүз бит бу. Тарткалашабыз, билгеле, “эш”ебез хокук саклау органнарында әлегә. Самара пединституты һәм көллиятенең татар факультеты, татар төркеменә студентлар кабул ителми хәзер, ә элек гамәлдә иде болар. Өлкә буенча безнең белән эшләрлек белгеч, куратор юк, әлегә “Туган тел” оешмасы гына ярдәм итә. Кечкенә мәктәпләрне ябып, рус яки чуаш мәктәпләре белән кушу бара. Аңлашыла ки, бу юл татар мәктәбенең таралып юкка чыгуына илтә”.
Мәскәү шәһәрендәге татар этномәдәни компонентлы 1186нчы мәктәп директоры Лемма ГЫЙФАНОВА революциягә кадәр Мәскәүдә 7 татар мәктәбе белем бирүен, бер-бер артлы ябыла барып, соңгысында Муса Җәлил дә укытып йөрүен, Бөек Ватан сугышы барганда фашистлар шәһәр янына килеп җиткәч, ябылуын һәм аның иганәче Асадуллаев йорты булуын искәрткәч: “Мәскәүдә 3 татар балалар бакчасы эшли. Ләкин татарлар аз килә, күпчелек — әзәрбайҗан балалары... 47 укучыдан башлаган мәктәбебездә 220 бала укый бүген. Балалар бакчасында урнашкан мәктәптә 10лап милләт баласы белем ала һәм бер генә укучыбыз да милиция органнарында исәптә тормый. Хакимият җитәкчеләре, һәр округта мәктәп ачыгыз, дип торалар. Ләкин ул эшкә алынасылары килми, чөнки эт кебек чабарга, юк-бар акчага эшләргә, үзеңне шуңа корбан итәргә кирәк. Мәктәп каршында якшәмбе мәктәбе ачтык, шуны Мәгариф үзәге итеп рәсмиләштердек — аерым финанслану дигән сүз бу. Үзе яшәгән урындагы мәктәпләрне узып китеп, көн саен 2 сәгать буе метрода дыңгырдап килерлек, магниттай үзенә тартып торырлык булсын дип тырышабыз — яхшы мәктәп шундый булырга тиеш. Укучыларыбыз дәресләрен карап, өйгә бирелгән эшләрен мәк-тәптә бетереп кайталар. Балаларыбыз тырыш, килеп, безне тикшереп кенә торалар. Дипломнарыбыз, абруебыз бар. Сәнгать буенча Россиянең тәҗрибә мәйданчыгы иттеләр мәктәбебезне. Яңа бинага милли сәнгать академиясе статусында күчәсебез килә. Дөрес, аны төзү эше озакка сузылды: 3 проект тәкъдим иттеләр, үтмәде. Инде хәзер иске мәктәпне сүтеп, яңасын төзү арзангарак төшә, диләр... Казанда яшәүче мәктәп җитәкчеләренә рәхәт, чөнки үзебезнекеләр арасында яшисез. Соң-гы сүзем итеп түрәләргә мөрәҗәгать итәм: Мәскәүдә булганда, безнең мәктәпкә дә керегез! Мораль яктан терәк-кә мохтаҗ без, сугыш хә-рәкәтләре алып барган дәү-ләт башкаласында яшибез бит. Көн саен террорга каршы каралган чаралардан эш көнебезне башлыйбыз без...”
Чаллы шәһәреннең өзлексез педагогик белем бирү институты хезмәткәре, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторы Роза ХӘЙ-ДӘРОВА утырышта татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең эчтәлеге турындагы мәсьәләләргә игътибарны юнәлтте, нинди дәреслекләр чыгарулары хакында сөйләде һәм эчтәлекләренә тукталды. Залдагылар дәреслекләр җитәрлек булмавын әйткәч, арадашчылык эшенең канәгатьләнерлек түгеллеген искәртте.
Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты лабораториясе җитәкчесе Сиринә ТРОФИМОВАның исә зар тулы чыгышы хәзерге көндә әлеге лаборатория эшчән-легенең максатларын, төп юнәлешләрен яктыртуга корылган иде.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат ЛОТФУЛЛИН милли мәгарифнең Татарстанда Россия законнары нигезендә тормышка ашырылуын ассызыклап, Казанда укучылардан татар балалары 46 процент (53 мең дигән сүз бу) тәшкил итүен, шуның 35 проценты туган телендә белем алуын, рус балалары — 50 процент, калганнары башка милләт балалары булуын белдерде һәм мәркәзебездә милли мәгарифнең торышы белән таныштырды.
Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры, татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА милли үзаңны тәрбияләүдә татар хатын-кызларының роле хакында фикерләрен җиткерде.
Пенза өлкәсенең 1нче Илүзән урта мәктәбе директоры Фатыйх ЯНГУРАЗОВ 10 мең кеше яшәгән, 2 урта мәктәбе һәм мәчете буган шушы авылның тарихы, бүгенгесе турында кыскача бәян иткәч, Татарстан белән ике арадагы бәйләнешләргә тукталды.
БТК БК рәисенең беренче урынбасары Илсур ҺАДИУЛЛИН да сүз алып, февраль аенда Мәс-кәүдә милли мәгариф буенча бөтен Россиянең мәгариф системасы вәкилләрен, министрлыктан да җаваплы кешеләрне чакырып, мәктәп директорлары катнашында шундый җыелыш үт-кәрергә һәм милли мәгарифнең көн кадагындагы мәсьәләләрен дәүләт органнары вәкилләренә җиткерергә, дигән тәкъдим кертте.
Соңыннан исә комиссиянең резолюция проектына өстәмәләр кертелде, киңәшләр, фикер алышулар булды. Шулай итеп, утырыш Россия төбәкләреннән җыелган педагогларның эшен, милли мәгарифнең торышын ярыйсы ук күзалларга мөмкинлек бирде.
Әлеге чараларда кузгатылган мәсьәләләр, кабул ителгән резолюцияләр БТК БКның аннан соң үткәрелгән киңәйтелгән утырышына да җиткерелде.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз