news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туган телем - иркә гөлем//АНА ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА//11 март, №10

Туган телем - иркә гөлем//АНА ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА//11 март, №10

Әстерхан педагогика училищесында милли телләр буенча “Без, төрле халык балалары, тынычлык турында хыялланып яшибез” дигән өлкә мәктәпара олимпиадасы булып узды. Бу олимпиада өлкәнең милли мәктәпләре арасында бишенче ел рәттән үткәрелеп килә. Быелгы олимпиада исә өлкәнең төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 75 татар, казакъ, ногай баласы катнашты.

Татар балаларының күбесе Әстерхан шәһәренең Ленин районындагы татар сыйныфлары да булган урта мәктәпләреннән, шулай ук Татар-Башмаковка, Ярлы Түбә, Сүләнкә һәм Киләче авылларыннан килгән иде. Алар арасында бу олимпиадаларның берничәсендә катнашкан укучылар да бар.

Олимпиада быел ике турда үтте: беренчесе – тел белеме буенча булса, икенчесе – милли телдә җыр, шигырь һәм биюләр башкару иде. Шунысына да игътибар итик: олимпиадага тәкъдим ителгән биремнәр ел саен яңара һәм катлаулана төшә.

Шуңа күрә бу ике турда да татар балалары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Язма эштә киткән кечкенә генә хаталар да, транскрипция кагыйдәләренә генә бәйлеләр иде дип белдерде жюри әгъзалары.

Җиңүче татар балалары исеменә котлау сүзен “Дуслык” татар җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев әйтте. Ул тел буенча сәләтле бу балаларга киләчәктә Әстерхан педагогика училищесының татар бүлегенә керергә киңәш итте. Шулай ук Әстерхан татар гимназиясен ачу юлында бер генә киртә – бина табу мәсьәләсе генә калганлыгын да белдерде.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңеп чыгучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм Ә.Еникинең “Матурлык” исемле китабы тапшырылды. Мәгариф департаменты үз тарафыннан аларны Мактау грамоталары белән дә бүләкләде.

Дәрига Мәмлиева.

Әстерхан.

news_right_1
news_right_2
news_bot