Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеменең иң яхшы тәрбиячесе исемен әйттеләр
Бүген Казанда «Ел укытучысы-2026» конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында «Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеме тәрбиячесе-2026» номинациясе буенча бүләкләделәр.
Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады. «Бәйгедә катнашкан һәркем – каһарман. Нәни балаларны көн-төн тәрбияләү белән шөгыльләнгәндә, бәйгедә катнашу кайгысы юк та кебек, ә сез барыбер тырышкансыз, әзерләнгәнсез. Батыр йөрәкле каһарманнарга бик зур рәхмәт!» – дип сәламләде.
Лаеш районының Столбище бистәсендә «Сказка» балалар бакчасында туган телдә тәрбияләү һәм укыту группасы тәрбиячесе Рамилә Абдуллина лауреат исемен алды.
Казанның Яңа Савин районында 99нчы балалар бакчасында туган телдә тәрбияләү һәм укыту группасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Лотфуллина өченче урынга лаек.
Икенче урынны Бөгелмә районының «Светлячок» 115 нче балалар бакчасында туган телдә тәрбияләү һәм укыту группасы тәрбиячесе Эльвира Бәдриева яулады.
Казанның Идел буе районында 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева җинүче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз