news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган телдә белем бирүче мәктәпләр өчен татар теленнән олимпиада җиңүчеләре билгеле

Туган телдә белем бирүче мәктәпләр өчен татар теленнән олимпиада җиңүчеләре билгеле
Фото: https://mon.tatarstan.ru

Республиканың 41 районыннан 300дән артык IV-XI сыйныф укучысы «Дуслык» комплексында өч көн дәвам иткән олимпиадада катнашты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиада җиңүчеләре:

  • Зәйнәп Ашимова, IV сыйныф, 5нче гимназия, Яшел Үзән районы;
  • Амалия Алиуллина, V сыйныф, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы, Казан;
  • Таңсылу Ганиева, VI сыйныф, Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш мәктәбе, Кукмара районы;
  • Мәрьям Җаппарова, VII сыйныф, Һади Такташ исемендәге 27нче гимназия, Казан;
  • Камилә Йосыпова, VIII сыйныф, КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия, Казан; Сәмирә Рәхимова, IX сыйныф, Тәкәнеш урта гомуми белем бирү мәктәбе, Мамадыш районы;
  • Мөслимә Адиева, X сыйныф, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы, Казан;
  • Камилә Гыйбадуллина, XI сыйныф, Саба районы Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Республиканың 36 муниципаль берәмлегенә олимпиада призеры статусы китте.

Балаларның белемнәрен республиканың профильле институтлары һәм учреждениеләре, шул исәптән ТР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТР Мәгарифне үстерү институты, Россия ислам университеты һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белгечләре бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100