news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган телдә белем бирүче иң яхшы оешмалар махсус бәйгеләрдә ачыкланачак

Җиңүчеләр мактау кәгазьләре һәм 500 шәр мең сум премия белән бүләкләнә.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ике бәйге игълан итте. Туган телдә белем бирә торган гомуми белем бирү оешмалары һәм балалар бакчалары ачыкланачак. Алар хакында Дәүләт Советында ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сөйләде.

«Республика муниципаль белем бирү учреждениеләрендә туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) укытуның иң яхшы практикасы» һәм «Балаларга туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы балалар бакчасы» бәйгеләренең комиссияләре инде булдырылган. Комиссия әгъзалары итеп, мәгариф эшче төркем әгъзалары билгеләнгән.

«Бәйгенең төп максаты — туган телдә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген популярлаштыру, хезмәтләрен бәяләү, матди-техник һәм укыту-методик базасын ныгыту», — диде Лилия Әхмәтҗанова. Бәйгегә гаризалар 10 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге ике этапта үткәрелә: читтән торып узу этабында туган телдә белем бирү процессын гамәлгә ашыручы уку йортлары гариза бирә, эш тәҗрибәсен һәм нәтиҗәләрен чагылдырган презентация җибәрә.

Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы нигезендә, ике эксперт комиссиясе төзелә. Берсе — мәктәпләрне, икенчесе балалар бакчаларын карый. 12-16 октябрьгә кадәр гаризалар каралгач, катнашучыларның эшләренә экспертиза ясала. Беренче этап нәтиҗәләре буенча рейтингта 1-30 урыннарны алган гомуми белем бирү оешмалары һәм балалар бакчалары икенче этапка уза. Эксперт комиссиясе икенче этапка үткәрелгән катнашучылар исемлеген 20 октябрьгә кадәр төзи.

«26 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр икенче этап уздырыла. Конкурс комиссиясе урыннарга чыгып, балаларны туган телдә укытуны һәм тәрбияләүне оештыру эшен бәяләячәк. 11 ноябрьгә кадәр конкурста катнашучылар һәр критерий буенча бәяләнә. Җыелган баллар буенча рейтинг төзелә», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

Аның сүзләренчә, комиссия балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләүдә системалылыкка, ресурслар, беренче чиратта, дәреслекләр белән тәэмин ителешкә, укучы һәм укытучыларның милли проектларда катнашу күрсәткечләренә, туган телдә белем алырлык кадрлар белән тәэмин ителешкә, туган телне популярлаштыру буенча ата-аналар белән эш төрлелегенә караячак. Җиңүчеләр исемлеге 17 ноябрьгә кадәр раслана. Җиңүчеләр мактау кәгазьләре һәм 500 шәр мең сум премия белән бүләкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100