Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Туган тел укытучылары М.Акмуллага багышланган конференциядә катнашты
^Туган тел укытучылары М.Акмуллага багышланган конференциядә катнашты
(Уфа, 2 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың тууына 175 ел тулуга багышланган гыйльми-гамәли конференция булып үтте. Анда Уфадагы туган тел укытучылары һәм татар белән башкорт телендә белем алучы балалар катнашты. Конференциядә М. Акмулланың тормыш юлына һәм иҗатына багышлап укытучылар һәм укучылар арасында оештырылган фәнни эшләр бәйгесенә дә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.
Туган тел укытучылары һәм укучы балалар арасында үткәрелгән бәйгегә иң башта 60 эш сайлап алынган иде. Шулар арасыннан 5 укытучының һәм 12 укучының эше иң югары бәягә лаек булды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Уфадагы 65 нче һәм 84 нче санлы татар гимназияләре мөгаллимнәре һәм укучылары да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз