Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак
“Туган тел” предметын укуны сайлау хокукы ата-аналарда сакланып кала.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.
"20-21 июльдә Думадан “ата-аналарның “туган тел” предметын укуны сайлау хокукы сакланып кала”, дип язылган закон чыгачак. Ә предмет үзе, алгебра, физика, химия һәм башкалар кебек, укыту программасының төп өлешендә булачак. Шулай итеп, РФ Мәгърифәт министрлыгы шушы закон нигезендә дәүләт туган телләрен өйрәнү өчен федераль дәүләт стандартлары эшләячәк. Бу стандартларга нигезләнеп, мәгариф системасына белем бирү программалары үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, бу программаларда туган телләрне укыту мәҗбүри өлешкә кергән булачак", - дип җиткерде Гыйльметдинов.
“Мәҗбүри” дигән сүз беркемне дә куркытмасын. Бу бары ул белем бирү программасының төп өлешендә булганлыгын гына аңлата. Һәм шулай ук “ихтыяри” дигән сүз дә беркемне дә куркытырга тиеш түгел. Монда “туган тел” предметы кысаларында кайсы телне өйрәнәчәгеңне сайларга кирәк булачагы турында сүз бара", - ди депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз