news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Туган тел» татар җыры конкурсы Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланачак

Иҗади ярышларда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге ялгыз башкаручылар катнашачак.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 1-2 ноябрьдә Башкортстанны Дүртөйле шәһәренең В.Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә «Туган тел» татар җырын башкаручыларның XIII республика бәйгесе узачак. Быел конкурс Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Чара музыкаль җыр иҗатын пропагандалауга, халык традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, яшь талантлы башкаручыларны ачыклауга, яшь башкаручыларны иҗади эшчәнлекләрен стимуллаштыруга, аларга һөнәри осталыкны, сәнгати зәвыкны камилләштерүдә һәм яшьләрнең ялын оештыруда ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Иҗади ярышта 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге ялгыз башкаручылар катнашачак. Катнашучылар татар халык җырын, татар телендә композитор язган җырны, халык уен кораллары катнашында татар халык җырын яки минус фонограммасына татар телендә композитор язган җырны башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot