news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган тел олимпиадасы нәтиҗәләре

Төмәндә быелгы туган тел олимпиадасында үз төбәкләрендә җиңеп чыккан 28 бала катнашты

(Төмән, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Өлкәнең татар этномәдәни мәктәпләрендә туган телне өйрәнүче балалар арасында үткәрелгән быелгы туган тел олимпиадасында үз төбәкләрендә җиңеп чыккан 28 бала катнашты.
Олимпиадага иң күп катнашучыны – 9 бала – татар телен укыту буенча иң алда барган Төмән районы бирде, аннан кала – Ялутор районыннан 7 бала, Вагай районыннан 4 бала, Түбән Тәүде, Тубыл, Аромаш районнарыннан һәм Төмән шәһәреннән икешәр бала катнашты, ә менә татар телен укытуны кысу буенча дан алган Яркәү районыннан, Тубыл шәһәреннән һәм бер генә татар мәктәбе булган Исәт районыннан бер бала да килмәгән иде.
Беренче өч урынның икесен быел да Төмән районы яулады:
9 нчы сыйныф балалары арасында – Шыкча мәктәбе укучысы Рамилә Әхмәтшина ( укытучысы – Гүзәлия Муллачанова);
11нче сыйныф укучылары арасында – Индрәй мәктәбе укучысы Илсөяр Речапова (укытучысы – Мәрхүбә Шәрипова),
ә менә 10 нчы сыйныф укучылары арасында беренче урынны әлегә кадәр олимпиадаларда бер мәртәбә дә призлы урын алмаган Вагай районының Юрмы мәктәбе укучысы Алсу Мөхәммәтьярова яулады (укытучысы - яшь укытучы Гүзәл Гайсина).
Урта Саз мәктәбе укытучысы Вәсилә Илчебакиева, Тубыл районының Күкрәнде мәктәбе укытучысы Баниса Ниязова, Вагай районының Юрмы мәктәбе укытучысы Венера Гайсиналарның укучылары да быел беренче мәртәбә призлы урыннар яулап сөендерделәр жюри әгъзаларын. Әйтергә кирәк, Урта Саз мәктәбе укытучысы Вәсилә Илчебакиева - тәҗрибәле оста укытучы, ул күп еллар дәвамында югары эш нәтиҗәләре күрсәтеп килде, ә менә укучыларын олимпиадага әзерләүгә игътибары җитми иде.
Олимпиадага биремнәрне Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Сания Насыйбуллина төзеде һәм үзе жюри рәисе булды. Өч төрле бирем буенча көч сынаштылар балалар.
Тулаем алганда, олимпиадада катнашкан балаларның белем һәм күнекмәләре уртача канәгатьләнерлек булды.
Сания ханым Насыйбуллинаның фикеренчә, туган тел белән әдәбиятка атнасына берәр генә сәгать бирелү нәтиҗәсендә елдан-елга балаларның туган тел буенча белемнәре саегая бара. Быел балалар рус теленнән татар теленә тәрҗемә итүдә, бирелгән темага туган телдә текст төзүдә авырсындылар, мәктәпләрдә сүзлекләр белән эш җитешсез булуы да ачыкланды.
Быелгы олимпиада укучыларның тел күнекмәләрен үстерү җәһәтеннән татар теле укытучылары белән рус теле укытучылары арасында уртак хезмәттәшлекне киңрәк җәелдерүгә, дәресләрдә ике телнең һәм әдәбиятларның уртаклыгын, бәйлелеген күрсәтүгә, һәр телне укытканда икенчесенә таянып эш итүгә игътибарны арттырырга кирәклекне ачыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100